Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысына хәтер почмагы ачтылар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Бүген, 2025 елның 21 октябрендә, Иске Кәкерле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Украинада, Донецк Халык Республикасының Угледар шәһәре территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән (үлгәннән соң) махсус хәрби операциядә катнашучы Ренат Зөфәр улы Салихов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллин, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, махсус хәрби операция ветераны, Ренат Салиховның дусты һәм хезмәттәше Алексей Ягашкин, Яшь армиячеләр, Иске Кәкерле мәктәбе укучылары, педагоглары, геройның туганнары һәм якыннары катнашты.

Бу көнне ЛНР һәм ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, герой турында горурланып укучылар сөйләде. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булучының  якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Без Ватаныбызны батырларча саклаган якташыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны, бу фидакарь егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк, алар безнең йөрәкләрдә, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Искәндәр улы чыгышы вакытында.

Чара барышында геройның туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар район җитәкчелегенә, проектны оештыручыларга якыннарының хәтерен саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. 
Ренат Салиховның укытучысы, сыйныф җитәкчесе Рәмзия Абзал кызы Исхакова чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Чара ахырында катнашучылар герой истәлегенә мәктәп мемориалы белән таныштылар, анда геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары тупланган иде.

Бу көнне шулай ук Герой яшәгән йортка мемориаль такта куелды.

Әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе гамәлгә ашыра. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.

Геройларыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында киләсе атнада да узачак.

Белешмә

Ренат Зөфәр улы Салихов 1978 елның 11 декабрендә Иске Кәкерле авылында Зөфәр абый һәм Фәүзия апа гаиләсендә туа. 1996 елда мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1996 елның декабрендә Ренат Зөфәр улы Россия Армиясе сафларына алына, Чечен компаниясенең хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. Абыйлары Илдар һәм Илгизәр дә кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр. 

Ренат Зөфәр улы 2000 елда Кече Чынлы авылында туган Лилия Гайнетдиновага өйләнә. Лилия Җәмил кызы Иске Кәкерле ФАП мөдире булып эшли. Кызлары Зилә Казан шәһәрендә яши һәм эшли, уллары Реназ Буа ветеринария техникумында укый. 

Ренат Зөфәр улы озак вакыт төзелеш өлкәсендә эшләи, хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Махсус хәрби операция башлану белән беренчеләрдән булып хәрби хәрәкәтләр зонасына мобилизацияләнә. Сержант Ренат Зөфәр улы Салихов 2024 елның 20 октябрендә Украинада махсус операция вакытында хәрби биремне үтәгәндә фаҗигале рәвештә һәлак була. Аңа нибары 44 яшь иде. 

Ренат Салихов РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале, Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белән, «Батырлык өчен» медале (үлгәннән соң) белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International