Көзге чакырылышта Чүпрәленең беренче төркем егетләре армиягә китте

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Аларны озату тантанасы, традиция буенча, Петр Дементьев исемендәге парктта узды. Булачак хәрбиләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары, район җитәкчелеге килгән иде.

Егетләргә район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов үгет-нәсыйхәт сүзләрен әйтеп, әти-әниләрен сөендерерлек итеп хезмәт итүләрен, исән-имин туган нигезләренә әйләнеп кайтуларын теләде. 

Авыл җирлекләре башлыклары исеменнән Рамиль Низамов та егетләргә Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, киңәш-теләкләрен җиткерде. 

Үз чиратында хәрби хезмәткә алынучы егетләр дә армиянең һәр ир-ат тормышындагы мөһим роль билгеләвен, хәрби хезмәт егетләрне төрле яктан чыныктыруын, ихтыяр көчен ныгытуын, армиягә баруның мөһимлеген ассызыкладылар.

Марат Хасиятуллов, Яңа Кәкерле авылы:

—Урта мәктәпне тәмамлап, белгечлек алдым, хәзер менә армия вакыты җитте. Әлеге чорны да лаеклы үтәрбез дип ышанам. Ир-егет үз тормышында узарга тиешле мөһим «мәктәп» ул. Бабайлар, әтиләр ил сагында булган, без дә аларның юлын дәвам итәргә тиешбез, дип уйлыйм.

—Армиягә яраклы егет үстерү — әти- әни һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык. Җирлегебездән армиягә китүче егетләргә без бары тик ак юллар, әти-әниләренә күркәм сабырлык, саулык — сәламәтлек телибез,-диде Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков.

Беренче төркем белән Яңа Әлмәле авылыннан берьюлы өч егет: Анатолий Изендеев, Артем Макаров, Алексей Николаев, Яңа Убидан икәүләп: Вадим Трофимов, Вячеслав Ярзуткин, Борындыктан Адель Алимов, Зур Чынлыдан Ильяс Мушаров, Иске Чүпрәледән Евгений Николаев, Яңа Кәкерледән Марат Хасиятуллов киттеләр. 

Хезмәт итү вакыты 1 елны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International