Татарстан Республикасында 100 гә якын педагог пенсиягә вакытыннан алда чыкты

2025 елның 17 октябре, җомга

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан мәгариф өлкәсендә эшләүче 100 гә якын хезмәткәргә картлык буенча иминият пенсияләре вакытыннан алда билгеләнгән. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына мәгариф  учреждениеләрендә эшләп, 25 еллык (2025 елдан - 30)  махсус стаж  һәм тиешле санда пенсия коэффициентлары туплаган  хезмәткәрләр ия.

        Иминият пенсиясен билгеләү срогы  таләп ителә торган тиешле хезмәт стажы  туплау датасына турыдан-туры бәйле. Россиядә пенсия яшен этаплап күтәрү турындагы закон педагогларга да кагыла. Мисал өчен, 2021 елда кирәкле стаж тутырган педагоглар пенсия алу хокукын 2024 елда гамәлгә ашырды.

      2023 елдан башлап һәм алга таба вакытыннан алда иминият пенсиясе стаж туплау датасыннан соң 5 ел узгач билгеләнә. Пенсиянең үз вакытында билгеләнүен тәэмин итү өчен, документларны алдан бәяләү үткәрү һәм шәхси  счет мәгълүматларының тулылыгына инану максатында,  Социаль Фондның клиент хезмәтләренә алдан ук мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International