Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышы

2025 елның 17 октябре, җомга

      Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы, 41 статьясындагы 3 пункты нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 15 октябрендәге 31 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының икенче утырышы чакырыла.
      Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:
      1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе турында. 
      2) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.
      3) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча йөкләү турында. 
      4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Яңа Борындык авыл җирлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.
      5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының даими комиссияләре турында.
      6) Төрле. 
Район Советы утырышы 2025 елның 23 октябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International