(1).jpg)
Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен грант конкурсын башлап җибәрде. Гаризалар агымдагы елның 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының «Минем субсидияләрем» мәгълүмат системасында кабул ителә: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/grants/189. Катнашучылар булып Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче булмаган, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруны планлаштыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары була ала. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
"ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елдан башлап һәр яшь кеше үз идеясен проект рәвешендә формалаштыра һәм аны гамәлгә ашыру өчен финанслау ала ала. Грант суммасы 300 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Грант конкурсының гомуми суммасы 7 млн сум тәшкил итә", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Бу акчаларны җиңүче үз проектын гамәлгә ашыру өчен кулланырга тиеш, ә аннан соң хисапны тапшырырга, шул исәптән проектның сыйфат һәм сан нәтиҗәләре турында сөйләргә тиеш.
(1).jpg)
Быел конкурс биш юнәлеш буенча уза:
«Мастера будущего / Киләчәк осталары» - һөнәри үз-үзеңне тормышка ашыруга, яшьләр медиасын, фәнни, иҗади инициативаларын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә;
«Малая Родина — большая Победа / Туган җирем – горурлыгым» – кече территорияләрне үстерүгә, мәдәни-тарихи традицияләрне саклауга юнәлдерелгән;
«Добрый Татарстана / Изге Йөрәкләр» – ирекле (волонтерлык) хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
«Здоровое будущее / Сәламәт милләт» – яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау һәм башкалар;
«Традицион кыйммәтләр-мәгънә һәм әхлакый ориентирларны ныгыту» - гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, патриотик тәрбиягә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә ярдәм итүгә, мәдәниятара коммуникацияләргә һәм милләтара багланышларга, коррупциягә каршы инициативаларга юнәлдерелгән проектлар.