Түбән Чәке мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысына хәтер почмагы ачтылар

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Руслан Радик улы Шамитов Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган

Бүген, 2025 елның 16 октябрендә, Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган һәм Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнгән махсус хәрби операция катнашучысы Руслан Радик улы Шамитов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада ТР Рәисенең Кадрлар резервы командасы вәкиле, ТР Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, ТР Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Чүпрәле муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ирек Хайруллин, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, яшь армиячеләр, Түбән Чәке мәктәбе укучылары, педагоглары катнашты.

Бу көнне ЛНР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, герой турында горурланып укучылар сөйләде.

Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булучыныж якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Без Ватаныбызны батырларча саклаган якташыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны онытырга хакыбыз юк, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Рөстәм Искәндәр улы чыгышы вакытында.

Мәктәп директоры Айслу Шиһабетдинова чарада чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Чара барышында геройның туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар район җитәкчелегенә, проектны оештыручыларга якыннарының хәтерен саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. 

Руслан Радикович Шамитовның укытучысы Валентина Иванова чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Мәктәптә Хәтер почмагын ачу тәмамланганнан соң, шулай ук Герой үскән йортка мемориаль такта куелды. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе гамәлгә ашыра.

Белешмә
Руслан Радик улы Шәмитов 1995 елның 20 гыйнварында Зур Аксу авылында туа. Руслан опекун гаиләсендә тәрбияләнә. 9 нчы сыйныфка кадәр Түбән Чәке мәктәбендә укый. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын «Чүпрәле тармак технологияләре техникумында» дәвам итә. 2014 елда диплом ала. Россия армиясе сафларында хезмәт итеп, Мәскәү шәһәрендә вахта методы белән эшли. Махсус хәрби операциягә Руслан Радик улы Әлмәт шәһәре хәрби комиссариатыннан китә. 

2024 елның 1 ноябрендә Руслан Радик улы Шамитов махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International