2025 ел башыннан Татарстан Республикасында 4 меңнән артык гаилә балаларның укуы өчен ана капиталы акчалары белән түләде

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе 2025 ел башыннан ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләренә түләү өчен файдаланды. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчерде.

2025 елда аның күләме:

  • беренче бала тугач- 690 266,95 сум;
  • икенче бала тугач- 221 895,14 сум;
  • элегрәк ана капиталына хокук булмаган очракта, икенче яки аннан соңгы балалар тугач -912 162,09 сум тәшкил итә.

           Мәгариф, гадәттәгечә, ана капиталын файдалануның иң кирәкле юнәлешләреннән берсе булып кала. Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.

           Гаиләләр ана капиталы хисабына укыту, балаларны балалар бакчасына йөртү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, иҗади студияләрдә шөгыльләнү яки чит тел курсларында йөртү чыгымнарын да түли ала. Оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булуы мөһим.

          «Татарстанда ана капиталы гаиләләргә ярдәм итү өчен мөһим инструментка әйләнде. Күпчелек ата-аналар белем бирүне өстенлекле юнәлеш буларак сайлый, чөнки бу балаларның киләчәгенә керткән өлеш  һәм иртәгесе көнгә ышаныч”, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           Балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге дәресләр өчен түләгәндә, ана капиталына хокук биргән баланың ничә яшьтә булуы мөһим түгел.  Ә төп һәм өстәмә белем бирү өчен ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланып була. Гаиләләр әлеге ярдәмнән  Россия мәгариф оешмаларында белем алучы 25 яшькә кадәрге үз балалары һәм уллыкка алынган балалар өчен файдалана алалар.

            Гаризаны  Дәүләт хезмәте порталында, күпфункцияле үзәк  яки Социаль фондның клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Гадәттә гариза биш эш көне эчендә карала, аерым очракларда унике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International