
Яңа MАХ илебез мессенджеры Татарстан Республикасы территориясендә үз аудиториясен ышанычлы рәвештә киңәйтә.
MAX-аралашу һәм көндәлек бурычларны хәл итү өчен кирәкле барлык коралларны берләштерә торган универсаль эшләнмә. Мессенджер Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча чит ил платформаларына имин альтернатива буларак булдырылган.
MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә кермичә генә алырга мөмкин.
Республикада яшәүчеләр биредә счетчик күрсәткечләрен бирә, ТКХ һәм салымнарны түли, табибка языла һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана ала.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм тиешле ботны табарга кирәк.
Сезне MАХ мессенджерына — теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында аралашу һәм мәгълүмат алмашу өчен уңайлы һәм ышанычлы платформага кушылырга чакырабыз!