Геройларыбызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
2025 елның 15 октябрендә Иске Дуван һәм Алешкин-Саплык авылларында махсус хәрби операция геройлары истәлегенә тантаналы чаралар узды.
Батыр егетләр туган һәм үскән йортларга мемориаль такталар куелды.

Геройларыбызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Авторы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының "Форпост" берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов булган әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңү яулады. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.

Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, геройларның туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.
Иске Дуван авылыннан Сергей Геннадьевич Горбунов һәм Андриян Анатольевич мышов һәм Алешкин-Саплык авылыннан Иван Ильич Кудряшов Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар. Алар барысы да Россия Федерациясе Батырлык ордены белән бүләкләнделәр (үлгәннән соң).
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, җыелучылар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.
Геройлар турында яхшы сүзләр генә әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, безнең егетләр Ватаныбызны неонацистлардан саклаганда батырлык һәм ныклык күрсәттеләр, дип билгеләп үтте.
- Алар Ватаныбызны, халкыбызны саклаганда каһарманлык күрсәттеләр. Һәм бүген без киләчәк өчен үз гомерләрен биргән геройларыбыз алдында баш иябез. Алар батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм патриотизм үрнәге булып тора. Геройларга мәңгелек хәтер, - диде Рөстәм Искәндәр улы.
Митингларда чыгыш ясаучылар шулай ук без беркайчан да геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел, аларны һәрвакыт истә тотарга тиешбез, дип билгеләп үттеләр.
"Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Без егетләребез белән горурланачакбыз!",- диделәр алар.
Геройларның туганнары һәм якыннары район җитәкчелегенә, проектны оештыручыларга якыннарының хәтерен саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Каһарманнарыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында да иртәгә һәм киләсе атнада узачак.