Алешкин-Саплык мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәтер почмаклары ачылды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Сергей Горбунов, Андриян Мышов һәм Иван Кудряшов Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыганнар

Бүген, 2025 елның 15 октябрендә, Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбендә Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Сергей Геннадьевич Горбунов, Андриан Анатольевич Мышов, Иван Ильич Кудряшов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, яшь армиячеләр, Алешкин-Саплык мәктәбе укучылары, педагоглары катнашты.

Бу көнне ЛНР һәм ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын намус белән үтәгән якташларыбыз-геройлар турында күп җылы сүзләр әйтелде, геройлар турында горурланып укучылар сөйләде. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Без Ватаныбызны каһарманнарча саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны, бу фидакарь егетләрнең батырлыгын онытырга хакыбыз юк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Искәндәр улы чыгыш ясаганда.

Чара барышында геройларның туганнары, якыннары да чыгыш ясады. Алар район җитәкчелегенә, проектны оештыручыларга якыннарының хәтерен саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. 

Иван Ильич Кудряшовның укытучысы Зинаида Федоровна Иванова чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Чара ахырында катнашучылар геройлар истәлегенә мәктәп мемориалы белән таныштылар, анда шәхси әйберләр, геройларның бүләкләре, фотосурәтләр, армия альбомнары тупланган иде.

Шулай ук чара кунаклары Иван Ильич Кудряшов элек укыган сыйныфта булдылар, герой хөрмәтенә бу сыйныфта Герой партасы ачылган.

Әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Форпост» берләшмәсе гамәлгә ашыра.

Белешмә
Андриян Анатольевич мышов 1982 елның 12 маенда Иске Дуван авылында туа, күп балалы гаиләдә үсә. 

1990 елда Андриян Иске Дуван тулы булмаган урта мәктәбенә укырга керә, ә 1999 елда, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, укуын Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итә. 

2000 елның маеннан Андриян Анатольевич РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 2001 елда контракт төзи һәм махсус билгеләнештәге группаның отделение командиры булып хезмәт итә. Чечен Республикасы территориясендә контртеррористик операциядә катнаша, шуның өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Андриян Анатольевич «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусына ия иде. 5 елдан артык РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә өзлексез хезмәт үтә.

Запаска киткәннән соң вахта методы белән эшли.
2023 елның 27 ноябрендә ул махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен яңадан контрактка кул куя. 2024 елның мартында ул авыр җәрәхәт ала, әмма хәрби госпитальдә дәваланганнан соң шул ук елның июлендә алгы сызыкка кайта. Андриян Анатольевич Мышов 2024 елның 11 августында махсус хәрби операция зонасында хәрби биремне башкарганда һәлак булган. РФ Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).

Сергей Геннадьевич Горбунов 1977 елның 7 июлендә Иске Дуван авылында күп балалы гаиләдә туган. 

1984 елда Иске Дуван башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфында укый башлый. 1989-1992 елларда Алешкин-Саплык урта мәктәбендә укый.

Укуын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген Калинин исемендәге колхозда башлый. 
1995-1997 елларда Свердловск өлкәсендә армия хезмәте үтә. 2007 елда контракт буенча өч елга хәрби хезмәткә керә. Запаска киткәннән соң Мәскәүдә вахта методы белән эшли. 2023 елның 27 ноябрендә Сергей Геннадьевич махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узу өчен контрактка кул куйя. Мотострелковый отделениесендә наводчик булып хезмәт итә. 2024 елның 12 гыйнварында Сергей Геннадьевич горбунов махсус хәрби операция үткәрү территориясендә хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән сон).

Кудряшов Иван Ильич 1993 елның 9 гыйнварында Алешкин-Саплык авылында туган. 2000 елда Уби урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә, ә 2002 елда Алешкин-Саплык урта мәктәбенә күчә. 
2011 елдан 2013 елга кадәр Россия Кораллы Көчләре сафларында ашыгыч хезмәт үтә. Демобилизациядән соң, ефрейтор исемен алып, Мәскәүнең төзелеш оешмаларында эшли.

2022 елның 28 сентябрендә Иван Ильич Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәргәндә хәрби бурычын үтәү өчен өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. 

2024 елның 28 февралендә Иван яралана. Аякка баскач, ул хезмәттәшләре янына сафка кайта. 2024 елның 1 сентябрендә, чираттагы ялыннан соң, Иван хәрби частька кайта.
2024 елның 14 сентябрендә, хәрби бурычны үтәгәндә, Кудряшов Иван Ильич үзенең хәрби бурычын ахырына кадәр үтәп һәлак була. РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә Иван Кудряшов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International