Иске Чүпрәле авылында яшәүче Кәшафетдин Шәрәфетдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 10 октябре, җомга

Юбилярның 7 оныгы һәм 13 оныкчыгы

Бүген, 2025 елның 10 октябрендә, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Кәшафетдин Мөхетдин улы Шәрәфетдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Истәлекле дата белән аны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар.

Кунаклар юбилярга РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Сәламәтлек, иминлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яшәвен теләделәр. 

Юбилярның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Кәшафетдин абый 10 яшендә әнисез кала. Сугыш вакытында колхозда эшли, үзенә тапшырылган барлык эшләрне намус белән башкара. Төрле елларда аңа фермада да төрле эшләрдә эшләргә туры килә, җәй көне дә көтүче булып эшли, чәчү эшләрендә катнаша.

17 яшендә әтисез дә кала, ә 19 яшендә ул Донбасста шахтада эшли башлый. Батуми шәһәрендә армиядә хезмәт итә, ул чакта әле 3 ел хезмәт итәргә кирәк иде.

1957 елда Кәшафетдин Мөхетдин улы гаилә кора. Хатыны Солтания Миңнегалиевна белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Солтания Миңнегали кызы 2010 елда бу дөньядан китә. 

Бүгенге көндә Кәшафетдин Мөхетдин улы улы Рәфис белән яши. Кәшафетдин абыйның 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

Юбилей көнендә әтисен һәм бабасын котларга аның барлык балалары, оныклары килде. Алар аңа озын гомер, сәламәтлек теләделәр һәм аларны тәрбияләве өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International