2026 елда кече торак пунктларны югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен Бөтенроссия тавыш бирүе башланды. Безнең район заманча мобиль элемтә алырга мөмкин, ләкин моның өчен сезнең ярдәм кирәк! Безнең һәркайсыбыз үз авылы өчен тавыш бирә ала.
Ничек тавыш бирергә: https://www.gosuslugi.ru/inet Сылтамасы буенча күчегез, Чүпрәле районының торак пунктын сайлагыз, сайлаганыгызны раслагыз.
Тавыш бирү 2025 елның 9 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Аның йомгаклары буенча киләсе елда нинди авыллар сыйфатлы элемтә алачагы билгеләнәчәк.
Читтә калмагыз! Бу безнең районны сыйфатлы интернет белән тәэмин итү мөмкинлеге! Туганнарыгызга һәм танышларыгызга тавыш бирү турында сөйләгез. Әйдәгез, бергәләп районыбызны яңа цифрлы мөмкинлекләргә һәм үсешкә алып барыйк!