Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында булачак әниләр өчен бәйрәм үткәрелде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген, 2025 елның 7 октябрендә Бөтенроссия йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә

Ул елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәләр. Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, көмәнле хатын-кызлар бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә алачак.

Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү. Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим.

Әлеге уңайдан райондагы “Созидание” яшүсмерләр клубында йөкле хатыннар катнашында чара узды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.

–Йөкле хатын-кыз – милләтнең өмете, безнең киләчәгебез. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке–Ана булуда!, дип юкка әйтелмәгән. Бу –могҗизалы вакыт. Дөньяга  яңа кеше аваз сала торган чор һәм әлеге могҗизаны бары тик хатын-кызлар гына бүләк итә ала,-дип бәйрәм белән тәбрикләде Айрат Җәлалов һәм булачак әниләргә бәхет, шатлык теләде.

Хәзерге вакытта ана булуга, тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне яклауга үз көчләреңне юнәлтү бик мөһим. “Һәрбер йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш”, дип чыгышларны район үзәк хастахәнәсеннән акушер-гинеколог Светлана Тяхина дәвам итте.

–Хезмәт юлымны башлаганда елына 500ләп бала туа иде. Бүгенге сан күпкә аз: агымдагы елда 50 сабый дөньяга аваз салды. Моның төрле сәбәпләре бар. Шуңа да хатын-кызларга теләгем: балага уздыгыз икән, аны югалтмагыз, тудырыгыз. Әлбәттә, һәр әнинең бәхетле булуын телим,-диде Светлана Ивановна.

Чарада катнашкан район халкын социаль яклау бүлеге, пенсия һәм социаль фонд вәкилләре Гөлназ Әюпова, Венера Садеева бүгенге көндә гаиләләргә, булачак әти-әниләргә тиешле матди ярдәмнәр турында сөйләделәр. Сергий Радонежский храмы иерее Павел Пурлов һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова дини кыйммәтләр, гореф-гадәтләр хакында бәян иттеләр.

Очрашу иркен шартларда узды, анда хатын-кызлар рәсми булмаган әңгәмәдә үз мәсьәләләре турында фикер алыша, гамәлдәге ташламалар, пособиеләр һәм ярдәм программалары турында белә, шулай ук шәхси тарихлары белән уртаклаша алды.

Чара ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырылган иде. Булачк әниләр, шулай ук, концерт номерлары да карап ләззәтләнделәр. Соңында бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International