3 октябрьдә «Алтын» спорт залы иң кечкенә һәм кыю спортчылар өчен чын казанышлар аренасы булды! Биредә «Яшь гтошниклар» акциясе кысаларында 1 нче санлы Иске Чүпрәле "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең беренче ГТО нормативларын тапшырдылар. Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итә.
Акциядә катнашучы һәркем түбәндәге сынау төрләрен үтәде: 10 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, 3×10 м челнок йөгереше, теннис тубын цельга ыргыту.
Бу бәйрәмнең һәр катнашучысы-инде җиңүче. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ГТО нормативларын үтәп кенә калмадылар, ә сәламәт яшәү рәвешенә, көчле җиңүләр һәм казанышлар белән тулы юлда беренче һәм иң мөһим адымны ясадылар.
ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.