Чүпрәледә көзге чакырылыш башланды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

2025 елның 1 октябреннән Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.

Әлеге уңайдан Чүпрәле районында бу атнада ике көн дәвамында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшләде һәм соңыннан район мәдәният йортында традицион «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» тантанасы үтте.

2025 елгы чакырылыш кампанияләре халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы елында уза. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән ел.

"Чүпрәле егетләренең армиядә хезмәт итәргә теләкләре бар, - ди чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов. –Алар чын ир-атның шушы тормыш мәктәбен узарга тиешлеген аңлыйлар. Командирлардан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез, әти-әниләргә шундый уллар үстергән өчен рәхмәт".

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин ассызыклаганча, көзге чакырылыш чаралары планлы тәртиптә үткәрелә һәм ул махсус хәрби операция уздыру белән бәйле түгел.

–Заманча армиягә әзерлекле белгечләр кирәк. Әйтик, “С” категорияле, элемтә өлкәсе буенча белгечлеге бар икән, һәркемгә үз һөнәре буенча урнашу мөмкинлеге бар. Гомумән, комиссиядә егетләрнең кайсы өлкәдә хезмәт итәргә теләүләре исәпкә алына,-ди хәрби комиссар.– Югары уку йортларында белем алучыларга да уку мөмкинлеге бирә, моның өчен уку йортыннан тиешле белешмә генә таләп ителә. Хезмәт срогы – 1 ел. Хезмәт сафларына беренче төркемне октябрьнең икенче яртысына җибәрү планлаштырылган. Махсус хәрби операция зонасына егетләр озатылмаячак. Алар илебезнең  территориясендәге гаскәрләрдә хәрби хезмәтләрен узачаклар.  Егетләренең армиягә китәр алдыннан сәламәтлекләре дә исәпкә алына, дәвалану кирәк булса, хезмәт срогы, шулай ук, соңгарак чигерелә. Егетләргә уңышлар телибез. Алар чын тормыш мәктәбен намус белән үтәрләр, дип ышанабыз,-ди Радик Төхфәтуллин.

Көзге чакырылыш кампаниясе агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International