Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 2 октябрендә 21 сәгатьтән 3 октябрьнең 9 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
3 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз;
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның янгын куркынычы фаразы
2025 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасында:
- Урманнарның 4 класс янгын куркынычы (урманнарның янгын куркынычы югары) Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, Чирмешән; Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Мөслим, Сарман, Зәй, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарында;
- Урманнарның 3 класс янгын куркынычы-урыны белән ТР буенча
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.