Чүпрәленең Кече Чынлы авылында яңа сәүдә объекты сафка басты

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бу — районда әлеге программа кысаларында төзелгән алтынчы кибет. Моңа кадәр хезмәт күрсәтү пунктлары Татар Төкесе, Яңа Чокалы, Татар Шатрашаны, Яңа Ишле, Коршанга-Шигали авылларында ачылган иде.

Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, район башлыгы Марат Гафаров, «Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймарданов, «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, авыл халкы катнашты.

—Кече Чынлы авылында халык өчен уңайлылык тудырган янә бер объект ачыла. Әлбәттә, төзелешләрнең барысы да Рәисебез Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. Хезмәт күрсәтү пункты биредә яшәүче халкыбызының ихтыяҗын өйрәнеп, кирәкле товарлар белән тәэмин итеп, озак еллар хезмәт итәр дип ышанам, — диде район башлыгы Марат Гафаров.

Максим Топилин да авыл халкына, яңа кибетнең уңайлыкларыннан нәтиҗәле файдалануларын теләде.

—Авылда кибет элек-электән халкыбызның очрашу урыны да булган. Заманча, матур бина, рәхәтен күрегез! — диде. 
«Татпотребсоюз» идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймарданов программаның 2017 елдан бирле эшләвен әйтеп узды.

— Шушы елдан башлап, республикада 145 халыкка хезмәт күрсәтү пункты ачылды. Быел шундый 7 сәүдә пункты сафка басты. Әлеге хезмәт күрсәтү пунктлары ачуның максаты — авыл халкын беренчел, сыйфатлы кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итү,-диде.

Кече Чынлы авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа заманча кибет ачылуны югары бәяләделәр.

«Без, халык өчен мондый кибет ачылу-зур һәм күптән көтелгән вакыйга. Республика һәм район җитәкчелегенә шундый бүләк өчен рәхмәтлебез», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Кече Чынлы авылында яшәүче....

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International