"Халыкара Өлкәннәр көне" БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1990 елның 14 декабрендә гамәлгә куелды
Ул көнне район мәдәният йортына хезмәт ветераннары, тормыш юлларын авыл белән бәйләгән, дөньяның ачысын-төчесен татыган райондашларыбыз чакырылды.
Бәйрәм чарасы Рөстәм Низамовның Чүпрәлебез турындагы җыры белән башланып китте.
Район Башлыгы Марат Гафаров сәхнә түреннән өлкәннәребезне олы бәйрәм — Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итте.
— Бу бәйрәм — сезгә хезмәтегез, зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе, — диде ул.
Марат Гафаров ветераннарга район тормышында актив катнашулары һәм район күләмендә үткән бер генә вакыйгага да битараф булмаганнары, барлык чараларда, төрле конкурсларда, өмәләрдә катнашканнары, махсус хәрби операциягә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Аннан элек елларда төрле өлкәләрдә хезмәт куеп, югары уңышларга һәм күрсәткечләргә ирешкән бер төркем ветераннарга «Район оешуга — 95 ел» истәлек медальләре һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
2025 ел — Ватанны саклаучылар елы кысаларында чарага махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Шәүкәт Айметов һәм Римма Бадамшинага бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәүче уллары Линарга һәм Ильназга лаеклы тәрбия биргәннәре өчен алар хезмәт иткән мотоукчы полк командиры исеменнән Рәхмәт хатлары килгән. Район башлыгы аны да ияләренә тапшырды.
Бәйрәм кунаклары өчен иҗади бүләк белән Казан артистлары — «Созвездие — Йолдызлык» театры артистлары чыгыш ясады. Музыкаль-шигъри чыгышлар өлкәннәребезгә яхшы таныш булган сугыш чоры, Ватанны ярату темасына, геройлар истәлегенә багышланган иде. Чыгышларда бүген дә Ватаныбызны саклаучылар белән горурлану чагылыш тапты.
«Созвездие — Йолдызлык» театры артистларының һәр чыгышы геройларның батырлыклары яшәвен, аларга рәхмәтләребезнең йөрәкләрдә булуын искә төшерде. Өлкәннәребез артистларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, яшьлекләрен искә алдылар.
Чара «Россия» җырын торып басып, бергәләп башкару белән тәмамланды.
Белешмә
Районда 6700дән артык пенсионер яши. Шуларның 200е 90яшьтән өлкәнрәкләр. Хайбулдино авылында гомер кичерүче Мария Петровна Шуркина агымдагы елда үзенең 104 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Чуваш Шәйморзасы авылыннан өлкән яшьтәге Никифоровлар агымдагы елда бергә тормыш итүләренең — 70 еллыгын, Зур Аксу авылыннан Лухмановлар гаиләсе 65 еллыкларын билгеләделәр.