Агымдагы елның 3 ноябрендә аңа 104 яшь тула.
Халыкара өлкәннәр көнендә Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров районның иң өлкән кешесе, Чуваш Чүпрәле авылында яшәүче Мария Петровна Шуркина белән очраштылар. Агымдагы елның 3 ноябрендә аңа 104 яшь тула.
Мария Петровна Шуркина-тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Ул Яңа Әлмәле авылында күп балалы гаиләдә туа.
Бөек Ватан сугышы елларында 19 яшьлек Мария оборона рубежларында эшли, районда яшәүче башка кешеләр белән бергә окоп казуда, урман хәзерләүдә катнаша һәм башка авыр эшләрне башкара. Үзенең бөтен хезмәт юлын ул «Россия» колхозына багышлый, анда төрле ярдәмче эшләрдә намуслы хезмәт куя, шуның өчен берничә мәртәбә грамоталар һәм рәхмәтләр белән билгеләп үтелә.
Ире Иван Кузьмин белән бергә алар сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Мария Петровнаның 10 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кызы Галина Ивановна белән яши.
Кунаклар Мария Петровнаны Халыкара өлкәннәр көне белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котладылар, аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Олы яшьтә булуына карамастан, Мария Петровна ачык акыл, яхшы хәтер һәм актив тормыш позициясен саклый. Ул район һәм илдәге вакыйгалар белән кызыксынуын дәвам итә, «Тăван ен» газетасын укый.
Визит барышында Мария Петровна игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга тизрәк исән-сау кайтуларын теләде.
Хезмәт сөючәнлек, тормышка чыдамлык һәм оптимизм төп принциплар булып тора, аларны Мария Петровна үзенең озын гомеренең нигезе дип саный.