Ватан өчен сугышта һәлак булган геройга 107 яшь тулган булыр иде.
2025 елның 1 октябрендә Чүпрәле районында Геройлар Аллеясында Советлар Союзы Герое Петр Сергеевич Юхвитовның тууына 107 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды.
Петр Юхвитов 1918 елның 1 октябрендә Буа өязенең (Хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы) Хорновар-Шигали авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул өлкән лейтенант дәрәҗәсендә 4 нче Украина фронтының 1 нче гвардия армиясе 276 нчы укчылар дивизиясенең 873 нче укчылар полкының ротасы белән командалык итә.
Үлемнән соң тану
Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә өлкән лейтенант Юхвитов Петр Сергеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).
Герой бүләкләре арасында — Ленин, Александр Невский һәм Кызыл Йолдыз орденнары. Петр Сергеевич Юхвитов Ивано-Франковск өлкәсенең (Украина) Галич районы Бурштын шәһәр тибындагы бистәсендә җирләнгән.
Хәтер исән
Истәлекле чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлfлов, Мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиуллов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, Геройның туганнары катнашты.
Митингта катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм, Петр Сергеевич Юхвитовның батырлыгына һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның барысына да хөрмәт йөзеннән, бюстка чәчәкләр салдылар.
Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучылары герой турында монтаж әзерләделәр, анда аның язмышы һәм батырлыгы турында сөйләделәр.
Авылдагы туган урамына Петр Юхвитов исеме бирелгән. Райондагы Хорновар-Шигали урта мәктәбе каһарман исемен горур йөртә.