Әлеге чараларда Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров, банклар вәкилләре катнашты.
Чара Кече Чынлы авылы клубы фойесында урнаштырылган «Җиңү тарихы» фотокүргәзмәсе белән танышудан башланды. Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге — Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин чараларда катнашучыларга финанс белем алу мөмкинлеген тудырган кабинетларны булдыруның асылын, нинди максатларны күздә тотуларына ачыклык кертте.
–Халыкыбыз өчен бүгенге замана шартларында мондый кабинетларның булдырылуы бик кирәк. Һәркайсыбыз интернет, онлайн хезмәтләрдән күп файдалана, бу бер яктан уңайлы да, икенче яктан күп әйберләрне белмәвебез сәбәпле, куркыныч та тудыра. Ә финанс белемнәребез җитмәү–мошенниклар өчен кулай. Әлеге кабинетлар исә авыл халкына, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, мәктәп укучыларына финанс белемнәрне арттырырга мөмкинлек бирә,-диде Марат Шәрифуллин.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров:
– Финанс белемнәрне ныгыту буенча әлеге кабинетларының нәкъ менә районыбызда беренчеләрдән булып ачылуы куанычлы. Бу тормышның яңа һәм заманча форматына таба тагын бер адым дигән сүз.
Чара кысаларында банк вәкилләре укучылар һәм өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы һәм мошенниклыкка каршы тору буенча лекцияләр дә үткәрделәр.
Эш визиты кысаларында кунаклар, шулай ук, яңа төзелгән авыл кибетендә булдылар, Кече Чынлы авылы Үзәк мәчетендә урнаштырылган онлайн түләү өчен терминалның уңайлылыгын карадылар.
Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, терминал ярдәмендә мәхәллә халкы сәдакаларны карта ярдәмендә дә түли ала, шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды файдасына башка хәйрия түләүләрен дә башкара ала.
–Әлеге проект хәйрия акчаларын җыю һәм аларны тоту процессының ачыклыгын булдырырга ярдәм итәчәк. Билгеле, сәдаканы акчалата тапшыру мөмкинлеге дә саклана, һәркемнең үз ихтыярында, -дип белдерде Марат Шәрифуллин.
Терминалны урнаштыру мәхәллә тарафыннан уңай кабул ителгән. Кече Чынлы авылы Үзәк мәчете имам-хатыйбы Марат Шәйдуллин әлеге уңайдан фикерләре белән уртаклашты:
–Мәчетебездә сәдаканы онлайн күчерү мөмкинлеге –заманча технологияләр динебез өлкәсенә дә килә дигән сүз һәм мондый адым, һичшиксез, хәйрия ярдәмен арттыруга ярдәм итәчәк дип ышанам.
Беренчеләрдән булып, мәчеттәге заманча технологиядән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров файланып карады. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, кәгазь акча күп очракта хәзер йөрми һәм мондый ысул мәчеткә кергәндә бик уңайлы. Моннан тыш, система теләсә кайсы шәһәрдән теләсә кайсы башка мәчет яки туган авыл мәчете файдасына да сәдака җибәрергә мөмкинлек бирә.
Шундый ук терминаллар киләчәктә Чүпрәле районының башка мәчетләрендә дә урнаштырылыр дип көтелә.
Көннең икенче яртысында чаралар район мәдәният йортында һәм үзәкләштерелгән китапханәдә дәвам итте. Соңныда Марат Шәрифуллин һәм Марат Гафаров чараны оештыручыларга бүләкләр дә тапшырдылар.