Менә үзеңне мошенниклардан саклау өчен берничә мөһим киңәш: беркайчан да телефон аша банк карталары, парольләр һәм смс кодлары мәгълүматларын хәбәр итмәгез, мәгълүматны тикшерегез – әгәр сезгә янәсе банктан шалтыраталар икән, трубканы куегыз һәм рәсми номер буенча үзегез шалтыратыгыз, хәбәрләрдә шикле сылтамалар буенча күчмәгез, ышанычлы серсүзләр һәм ике факторлы аутентификация кулланыгыз, онлайн-сатып алуларда сак булыгыз-кибетнең абруен тикшерегез, көтелмәгән отышлар яки мирас турындагы хәбәрләргә ышанмагыз, барлык җайланмаларга антивирус программасын урнаштырыгыз. Сезнең финанс иминлегегез үз кулыгызда!