Дини җыен «Ватанны ярату, сөю – иманның билгесе» темасына багышланды
Районда рухи-әхлакый мирасны һәм дини традицияләрне саклауга багышланган традицион «Мунчәли укулары» фәнни-гамәли конференция узды.
Быел чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, шулай ук, Татарстан мөфтияте теләктәшлеге белән оештырылган Каһарманнар елы кысаларында үткәрелде. Моннан тыш, җыелыш бөек датага – Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгына багышланды, ул Һиҗри белән агымдагы 1447 елда билгеләп үтелә.
"Мунчәли укулары" ел саен Татарстан мөфтияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелә торган чара. Чараны булдыруның идея илһамчысы – депутат, җәмәгать эшлеклесе, язучы Туфан Миңнуллин. Гәрчә, бу җирлектән булмаса да, ул районыбызның Мунчәли авылын бик якын күреп, еш кына кайтып йөреде һәм авылдагы мәктәпнең яңа бинасын сафка бастыруда да нәкъ менә Туфан ага Миңнуллинның өлеше зур булды. Агымдагы елдаа Мунчәли укуларының Туфан аганы искә алудан башлануы тикмәгә түгел: исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Диварына Туфан Миңнуллинның мемориал тактасы урнаштырылган, аның рухының якты истәлеге булган мәһабәт мәктәп бинасы каршында күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алырга дуслары, хезмәттәшләре, чүпрәлеләр җыелды.
Аның исеме үзен татар дип санаучы һәркемгә яхшы таныш. Туфан аганың күпкырлы иҗаты, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле пьесалары, үлемсез альманахлары һәм дистәләгән китаплары халкыбыз мирасын баетты. Аны ялкынлы юморы, иҗатында һәрберебезгә якын булган Ватан, авыл темасы өчен драматург буларак яраталар иде. Җәмәгать эшлеклесе, депутат буларак, туры сүзле булуы, үз фикерен яклый белүе өчен хөрмәт иттеләр һәм итәләр.
Шуңа да чарада катнашучылар Туфан Миңнуллинны бүген дә безнең арабызда яши ул, дип билгеләп үттеләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, аның яшәешенең ачык чагылышы үлемсез иҗаты аша гәүдәләндерелә. Чарада катнашучылар, Туфан Миңнуллинның тормышы турында сөйләделәр, аның лаеклы сыйфатларын билгеләп үттеләр. Тамашачыларга Туфан Миңнуллин әсәрләреннән, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.
Укуларның рәсми өлеше узган ел авыл уртасында ачылган гүзәл парк эчендә узды. Бәйрәм кунакларын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу дини чара 18 ел эчендә район һәм авылның үзенчәлекле брендына әверелде, аңа елдан-ел Россиянең төрле төбәкләреннән тагын да күбрәк катнашучылар җыела.
—18 ел үткәрү дәверендә “Мунчәли укулары”ның дәрәҗәсе тагын да артты. Бу бүгенге чарага килгән кунаклардан саныннан да күренә. Мунчәли авылы үзенең күренекле шәхесләре белән данлыклы. Биредә ике герой туган, беренчесе аның Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаев, икенчесе —Социалистик хезмәт Герое Абдулла Сабирҗанов. Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис шушы авыл мәктәбендә белем алып, тәрбияләнгән, биредә шагыйрь Рәмис Әймәт туып, үскән, республика прокуроры Сәйфихан Нәфиев бу авылдан, галим Нурмөхәммәт Хисамов, Татарстанның атказанган урманчысы Ирфан ага Халитов чыккан, атказанган табиб Иршат Измайлов җырчы Алсу Әбелханова һәм башка күп кенә күренекле шәхесләребезнең тамырлары Мунчәли авылы белән бәйләнгән. Биредә бик тырыш, уңган, булган халык яши. Милләтебезне, мәдәниятебезне, телебезне, динебезне тарихыбызны саклауган юнәлдерелгән бүгенге чара да чара да шушы авыл халкының бердәм булуы, тырышлыгы бәрабәренә оештырыла, әлбәттә бу бик олы игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Шушы милли кыйммәтләребезне без киләчәк буынга тапшырырга тиешбез. Чараның исеме дә шуны күздә тотып үткәрелә быел,- диде рәхмәт сүзләрен әйтеп.
Марат Ринат улы авыл тормышында, хуҗалыгында, районның социаль-икътисади өлкәсендә үзләреннән олы өлеш кертеп хезмәт куйган Мунчәли авылы хезмәтчәннәренә Рәхмәт Хатларын, бүләкләр тапшырды.
Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгырады, шулай ук, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессы, хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, галимнәр, районыбыз тарихчысы Иршат Закиров һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый мирасны саклауның мөһимлеген, шулай ук, хәзерге җәмгыятьтә дини һәм мәдәни традицияләрнең ролен билгеләп үттеләр.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
–Әлеге чараның хикмәте–үзара аралашу дип кабул итәргә кирәк. Пәйгамәберез с. г. в. да: «Үзара аралашыгыз, аралашсагыз йөзегез нулы булыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр», дигән. Шушы очрашулар туган җиребезгә, илебезгә, яшәгән урыныбызга мәхәббәт сала алса, нәтиҗәле булыр иде. Шулай ук, фикерләр үзгәрүенә этәргеч, милләтебезнең саклануына сәбәпче булса иде.
«Мунчәли укулары» кысаларында шәкертләр өчен «Гыйлемпиада» бәйгесе – Коръән уку, азан әйтү, шулай ук викториналар һәм уеннар үткәрелде. Анда күрше төбәкләрдән дә, Чүпрәленең “Мәрҗән” дини тәрбия үзәгенә йөрүче балалар да катнашты. Программаны мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерләгән иде.
Кунаклар, шулай ук, татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре, шәҗәрә китаплары, гаилә истәлекләре, шамаилләр, авыл хуҗалыгы кораллары, шулай ук шәхси архив экспонатлары күргәзмәсе белән таныштылар. Чарада катнашучыларны мавыктыргыч мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар көтте, анда һәркем үзенең иҗади потенциалын ача һәм халкыбызның рухи мирасына чума алды.
Җәмәгать бердәм булып өйлә намазы укыды, мул табыннар артында кайнар чәйләрдән, коймаклардан, пылаулардан авыз итте. Балалар өчен спорт уеннары, күңел ачу чаралары оештырылган иде.
Бәйрәм әле кичке якта да авыл халкы һәм райондашлар өчен зур бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Шамилә Галимова, Иске Чүпрәле:
–Туган авылым булмаса да, Мунчәли авылын үз итеп, әлеге чарага киләм. Һәр елны ниндидер яңалык уйлап табалар, бик күңелле һәм файдалы уза. Рухи азык алам, күңелем белән ял итәм. Чараны оештыруга зур көч куела, әфәрин!