Бөтенроссия Физкультурниклар көненә багышланган турнирда биш команда җиңү өчен көрәште.
Чүпрәле районында район үзәгенең универсаль стадионында мини-футбол буенча ярышлар узды. Бөтенроссия Физкультурниклар көненә багышланган Турнир җиңү өчен көрәшергә әзер булган биш команданы җыйды.
Уеннар башланыр алдыннан яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов хәер-фатиха сүзе белән чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларга уенда уңышлар теләде.
Турнир вакытында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексының мобиль мәйданчыгы оештырылды.
Ярышлар дустанә, ләкин киеренке атмосферада узды, спортның кешеләрне берләштерүен һәм сәламәт яшәү рәвешен ныгытуын тагын бер кат исбатлады.
Исегезгә төшерәбез, спорт атналыгын ябу тантанасы һәм Физкультурниклаар көненә йомгак ясау 8 августта 15:00 сәгатьтә «Чупрәле» паркында булачак. Чара программасында-иң яхшы спортчыларны, тренерларны, физик культура укытучыларын, спорт ветераннарын һәм спорт федерацияләре җитәкчеләрен бүләкләү, шулай ук атна дәвамында узган барлык ярышларның нәтиҗәләрен игълан итү.