Татарстан прокуроры Чүпрәле районында гражданнарны кабул итте

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов ветераннар советы рәисе Минәкдәс Шәрәпов белән бергә Иске Чүпрәле авылында яшәүчеләрне кабул итүне оештырды. Бу көнне Альберт Суяргулов Апаста да гражданнарны кабул итте.

Гражданнар хезмәт хокуклары, торак-коммуналь хуҗалык хисаплары, инвалидларның хокукларын яклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, шулай ук күчемсез милекне демонтажлау белән бәйле бәхәсле хәлләр буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Барлыгы 32 мөрәҗәгать каралды, алар хәзер прокуратура контроленә алынган. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International