Чираттан тыш утырышта Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтен карадылар

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

2025 ел башыннан республика юлларында 1750 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 161 кеше һәлак булган.

Бүген, 2025 елның 4 августында Рөстәм Мөхәмәтҗанов рәислегендә узган шимбә көнне үлемгә китергән авариягә багышланган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, Чүпрәле районының Кече Аксу авылында туган, Integra ZX мотоциклы белән идарә иткән 29 яшьлек егет куркынычсыз тизлекне арттырган һәм каршы як полосага чыккан, һәм Mercedes йөк автомобиле белән бәрелешү булган. Мотоцикл йөртүчесе тормыш белән ярашмаслык җәрәхәтләр ала һәм урында ук үлә.

 

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дамир Даутов комиссия әгъзалары өчен булган хәлгә җентекләп анализ ясады һәм Чүпрәле районында мототехника катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларының ешаюына борчылуын белдерде. Мотоцикллар руле артына еш кына балигъ булмаганнар утыруы аеруча борчу тудыра, бу авыр нәтиҗәләргә китерә.

Утырыш барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми мәгълүматлары хәбәр ителде:

2025 ел башыннан республика юлларында 1750 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 161 кеше һәлак булган.

Июль аенда гына да 317 авария булган, 39 кешенең гомере өзелгән һәм 358 зыян күрүченең имгәнүенә сәбәп булган.

Зыян күрүчеләр саны арту аеруча борчый – алар 10% ка арткан, барлыгы 265 балигъ булмаган бала зыян күргән, җиде кеше һәлак булган.

Шул ук вакытта ата-аналар кагыйдәләрне бозуны дәвам итә: балаларны автокреслосыз һәм эләктермичә йөрткән 7000 очрак теркәлгән. Бу саннар юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне, бигрәк тә балаларны йөрткәндә, катгыйрак контрольдә тотуның мөһимлеген күрсәтә.

Моннан тыш, балага кыйммәтле техника сатып алганда, ата-аналар үзләре дә тозакка эләгәләр, хәлләрнең тоткыны булалар: сатып алган булгач, бала теләсә нинди ысуллар белән үзенең «тимер атына» кызу йөрергә тырышачак. Ләкин бу юл аны кая алып барыр - билгесез.

Комиссиядә билгеләп үтүләренчә, каршы як полосага чыгу һәм исерек хәлдә руль артында йөрү белән бәйле аварияләр иң зур куркыныч тудыра. Нәкъ менә мондый хокук бозулар еш кына авыр нәтиҗәләргә китерә, үлем нәтиҗәләрен дә кертеп.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча Комиссия тизлек режимын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук профилактик эшне активлаштырырга ниятли, бигрәк тә мототехника хуҗалары һәм балигъ булмаган машина йөртүчеләр арасында. Ә нәкъ менә ата-аналар, авыл халкы белән әңгәмәләр уздырырга, шулай ук ай дәвамында "Мотоциклист" профилактик акциясен үткәрергә.

Соңгы вакыйгалар республика юлларында, шул исәптән безнең районда да аварияләрне киметү өчен ашыгыч чаралар кирәклеген раслый.

Юлларда иминлек һәркемнең җаваплылыгына бәйле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International