Чүпрәлеләр Россиянең Һава-десант гаскәрләре 95 еллык юбилеен билгеләде

2025 елның 3 августы, якшәмбе

2 август һава – десант гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр Россия гаскәрләренең элитасы ул.

Чүпрәле районында да «десант» исемен горур йөртүчеләр шактый. Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Ватаныбыз иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Яңа Әлмәле авылында узган тантаналы чарага җыелды.

Чарада катнашучыларны район Башлыгы Марат Гафаров тәбрикләде.

—Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә. Һава- десант гаскәрләренең «Бездән башка беркем түгел» дигән легендар девизының гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю һәм көчле кешеләр булдылар. Десантчыларга батырлык, теләсә нинди хәлдә дә курку белмәү сыйфатлары хас. Сезнең гаскәрләр һәрвакыт илебезне саклаучы һәм Россиянең горурлыгы булдылар. Бу бүген дә шулай. Зәңгәр күк төсендәге беретларыгызны горур йөртегез, һәрвакыт эш- гамәлләрегез һәм яшәү рәвешегез белән башкаларга өлге булыгыз,-диде Марат Ринат улы.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Данил Ефимов та десантчыларга үсеп килүче буын белән актив патриотик хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде.

—Сез — яшьләрдә үз үрнәгегездә Ватанга мәхәббәт, кыюлык, дисциплина һәм үз илләрен якларга әзерлек тәрбияләүче чын остазлар. Сезнең батырлык дәресләрегез, истәлекле чараларда һәм хәрби-патриотик акцияләрдә катнашуыгыз Россиянең лаеклы гражданнарын үстерергә ярдәм итә,-диде.

—Махсус хәрби операция барышында да десантчыларыбыз үзләренең антларына тугры булуларын кабат исбатлыйлар, — дип өстәде җирлек башлыгы Роберт Дружков та.

Тантаналы чарада катнашучыларга җитәкчеләр рәхмәт хатлары һәм Һава-десант гаскәрләренең 95 еллык медальләрен тапшырдылар.

Бу көннең кульминацион өлеше булып, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, шушы авылда туып-үскән Андрей Годунов истәлегенә мини-футбол турниры үткәрү булды. Турнирга аның якыннары да чакырылган иде.

Барлыгы спорт бәйрәмендә 10 артык команда катнашты. Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән дә катнашучылар булды. Нәтиҗәләр буенча, беренчелекне Яңа Әлмәле авылы футбол командасы яулады һәм кубокка ия булды.

Белешмә

Россиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне булып 1930 елның 2 августы санала. Бу көнне Воронеж читендә узган хәрби-һава көчләренең тәҗрибә-күрсәтмә өйрәнүләре вакытында беренче тапкыр, 12 кешедән торган десантчылар төркеме парашютларда төшә.

Һава-десант гаскәрләренең 95 еллык тарихында 362 Советлар Союзы Герое һәм 199 Россия Герое тәрбияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International