Һәйкәл кую инициативасы Югары Каракитә авылында туып-үскән Марат Зәйнуллин, чик буе гаскәрләре ветераннары һәм җирлекнең актив кешеләре белән бергә гамәлгә ашырылды.
Бүген, 2025 елның 1 августында Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында «Барлык буын чик сакчылары» хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды.
Бу хакта үзенең чыгышында Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җәмалетдинов әйтеп үтте.
—Җирлектә тарихны саклау, аңа хөрмәт белән карау буенча зур эшләр алып барыла. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә чик буе баганасы урнаштырмакчы идек, әмма Марат Шакир улы ул монумент буларак булсын иде, дип теләк белдерде һәм чыгымнарның яртсыннан артыгын үзе каплады. Әлеге эшкә авылдашлар да кушылды. Бердәм булып, шушы эшне башкарып та чыктык,-диде.
Монументны ачу күп еллар дәвамында ил чикләрен саклаган һәм бүгенге көндә дә илебез иминлеге сагында торучы чик сакчыларына хөрмәт билгесенә әверелде һәм героик үткәннәр турындагы хәтерне сакларга кирәклеген ассызыклады.
Чүпрәле районында 200дән артык кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, һәм бүген алар җәмгыять тормышында актив катнашалар.
Чүпрәле җире байтак геройлар тәрбияләгән: районыбызда туучылар арасында – 5 Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое, Дан һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары, шулай ук 8 Социалистик Хезмәт Герое бар. Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәйкәлне төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов үз чыгышында чик сакчыларының батырлыклары турындагы истәлек урам исемнәрендә, мемориалларда урын алырга тиешлеген ассызыклады.
—Үсеп килүче буын, яшьләребез геройларыбызның батырлыклары турында белергә, алар белән горурланырга тиеш. Каһарман сугышчыларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең хәтердә мәңгегә сакланырга тиеш.
Россия—бай тарихлы ил! Ата-бабаларыбыз гомер-гомердән илебезнең мәнфәгатьләрен, иминлеген һәрвакыт яклап чыккан һәм җиңү яулаган. Әлеге вакыйгаларда чүпрәлеләрнең дә лаеклы өлеше бар. Чүпрәле җире көчле һәм батыр уллары белән горурлана,-диде Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм мемориалны төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Россия чик сакчылары берлегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов хәбәр иткәнчә, әлеге мемориал Чүпрәле районында җиденче булып тора. Бу исә хәрбиләргә тирән хөрмәт күрсәтү турында сөйли.
Чарада, шулай ук, махсус хәрби операция геройлары Раиль Хәйруллин һәм Алексей Ягашкин да катнашты. Раиль Хәйруллин әлеге чараның оештырылуы киләчәк буыннар өчен, бигрәк тә Ватанны саклаучылар елында аеруча мөһимлеген билгеләп үтте.
Тантана вакытында монумент төзелешендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, шулай ук, «Чик буе гаскәрләренә 110 ел» медальләре тапшырылды.