Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2022 елның 22 июнендәге 87/728-8 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) сайлауларда булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә сайлаучыны кертү турында гариза бирү тәртибе нигезендә, тавыш бирү көнендә үз яшәү урыныннан читтә булган сайлаучылар, тавыш бирү көнендә Россия Федерациясе территориясеннән читтә булган сайлаучылар һәм Россия Федерациясе чикләрендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән сайлаучылар сайлаучыны тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаларны кабул итү пунктларына, аерым алганда:
Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясенә – тавыш бирү көненә кадәр 45 көннән дә иртәрәк түгел һәм биш көннән дә соңга калмыйча (дүшәмбе);
Чүпрәле районының теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә тавыш бирү көненә кадәр 20 көннән дә иртәрәк һәм биш көннән дә соңга калмыйча (дүшәмбе);
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша-тавыш бирү көненә кадәр 45 көннән дә иртәрәк түгел һәм биш көннән дә соңга калмыйча (дүшәмбе);
электрон рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша– тавыш бирү көненә кадәр 45 көннән дә иртәрәк түгел һәм тавыш бирү көненә кадәр биш көн кала (дүшәмбе) Мәскәү вакыты белән 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы территория һәм участок сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул итү пунктларының эш режимы
|
Сайлау комиссиясе исеме |
Эш графигы |
|
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясе |
2025 елның 30 июленнән 10 сентябренә кадәр: эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.; ял һәм бәйрәм көннәрендә 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез |
|
Татарстан Республикасы Чүпрәле районының участок сайлау комиссияләре |
2025 елның 3 сентябреннән 10 сентябренә кадәр: эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.; ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез |