Юбилярның 10 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 оныгының оныгы.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәүзия Ибраһим кызы Шәйдулловага 2025 елның 27 июлендә 95 яшь тулды.
Юбилярны истәлекле дата белән Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм туганнарының якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр, сугыш елларын кичергән буынның тормыш сөючәнлек, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булуын ассызыкладылар. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәкләр һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Фәүзия Ибраһимовнаның тормышы ил тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы еллары җилкәләрендә. Барысына да: авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче картларга да, кечкенәләргә дә, фронттагы солдатларга һәм аларның якыннарына да түзеп булмаслык авыр булган. Ләкин бигрәк тә балалар зыян күргән. Салкыннан һәм ачлыктан, балачакка кайта алмаудан интеккәннәр. Сугыш вакытында балаларның хезмәтен Ватан хакына батырлык дип атарга була. Нәкъ менә шушы сугыш елларында безнең героинябыз Фәүзия Ибраһим кызы Шәйдуллова яшәгән. Ничек итеп үзендә шулкадәр тормыш көчен, җыелма сөйләмне һәм искиткеч хәтерне саклап калуына гаҗәпләнергә генә мөмкин. Ә бит бу хатынга бик күпне кичерергә туры килгән.
Фәүзия апа гомер буе колхозда эшләгән. Авылдашы Шаһизән абыйга кияүгә чыга. Ире белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы, Шаһизән абый 2014 елда бу дөньядан китә. Фәүзия апа бүген «Чынлы» ҖЧҖендә комбайнчы булып эшләүче улы Рәфикъ һәм килене Миләүшә белән яши. Фәүзия апаның бүген 10 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 оныгының оныгы бар.
Юбилей көнендә Фәүзия апага балалары, оныклары, туганнары, якыннары килде.
Фәүзия апа кунакларның килүенә бик шат иде, котлаулары өчен аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.