Чүпрәле районының Иске Ишле авылында күптән көтелгән бәйрәм —Авыл көне узды. Бу вакыйга бергәләп хезмәт итүче, бер-берсенә ярдәм итүче һәм туган якның уңышлары белән горурланучы барлык халыкны берләштерде.
Тантанага бөтен авыл әзерләнде: урамнарны төзекләндерделәр, чәчәкләр утырттылар һәм паркны тәртипкә китерделәр, төп чара шунда үткәрелде.
Бәйрәмдә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады:
— Авыл көне-зур авыл гаиләсе өчен җылы һәм игелекле бәйрәм. Бигрәк тә “Чынлы” ҖЧҖ директоры Барис Гафуровка һәм барлык меценатларга Иске Ишле авылы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Һәр йортта тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!
Чараны Барис Гафуров оештырды, ул традицияләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.:
- Бу очрашулар, истәлекләр һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләр тапшыру бәйрәме.
Авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов авылда халыкның аз булуына карамастан, анда яшәүчеләр хезмәт сөючән һәм инициативалы булуын ассызыклады. Соңгы берничә елда биредә ФАП төзелгән, мәктәп һәм мәчет ремонтланган.
Тантаналы өлеш кысаларында меценатларга рәхмәт хатлары тапшырылды, шулай ук өлкән буынны, хезмәт ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әти-әниләрен хөрмәтләделәр.
Бәйрәм халык уеннары, спорт ярышлары һәм татар эстрадасы йолдызлары - Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгышлары белән дәвам итте, ә кичен Диләрә Илалетдинова һәм башка артистлар сәхнәгә чыкты.
Иске Ишледә авыл көне кече ватанга карата бердәмлекне, традицияләрне һәм мәхәббәтне ачык чагылдырды.