Түбән Каракитә һәм Кече Чынлы авылларында 120 баланы берләштергән «Ура, Авылга!» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы тәмамланды. Катнашучылар биш көн дәвамында татар гореф-гадәтләре дөньясында булды: халык һөнәрләрен үзләштерделәр, милли уеннар уйнадылар, традицион ризыклар әзерләргә өйрәнделәр, яңа дуслар таптылар

Түбән Каракитә авылындагы балалар Сабантуе җырлар, биюләр һәм халык күңел ачулары белән төгәлләнде.
Кунакларны Отажон Отажонов пешергән тәмле пылау белән сыйладылар. Популяр җырчы Илназ Шәйхразиев чыгышы һәркем өчен аерым бүләк булды.
Балаларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, балалар безнең киләчәгебез, балаларга ата-бабаларының гореф-гадәтләрен һәм телен онытмаска, аларны сакларга һәм арттырырга теләде.
Иң активларга, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына Айрат Җәлалов, Беренчеләр Хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе баш белгече Ранилә Алиуллова белән берлектә, ТР Рәисе ярдәмчесе-Беренчеләр Хәрәкәте бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шундый ук чара 28 июльдән чуваш халкы традицияләре белән Зур Аксау авылында узачак. 60 бала шулай ук 5 көн эчендә гореф-гадәтләр дөньясында булырга тиеш.
«Ура, Авылга!» халык традицияләрен күңелле, тәмле һәм яшь буын өчен файдалы итеп саклап калырга мөмкин булуын исбатлады.