Быел җәмгыять хезмәтчәннәре алдында 2050 гектарда урып - җыю бурычы тора, шулардан 600 га - көзге бодай, 600 га - сабан бодае, 550 га - арпа, 100 га -солы, 100 га - ашлык кукурузы һәм башкалар.
Бүген беренче комбайннар «Марафон» сортлы көзге бодай җыюга чыктылар.
Без «Чынлы» хуҗалыгына килеп җиткәндә, комбайннар көзге бодай кырында эшли иде. Илгиз Миначев җитәкчелегендәге «Класс-Мега - 370» комбайны (комбайнчы ярдәмчесе Дамил Алимов), Фәнис Вәлиев җитәкчелегендәге «Полесье-12.18» комбайны (ярдәмчесе Илназ Нуруллин), Рәфыйк Шәйдуллов җитәкчелегендәге «Класс-Тукано» комбайны (ярдәмчесе Илназ Фәхретдинов), Фәнис Хәйруллин (ярдәмчесе Ранис Хәйруллин), Камил Камалов (ярдәмчесе Алмаз Әхмәтҗанов) 100 гектар мәйданлы көзге бодай суктырдылар.
Суктырылган ашлыкны зернотокка ташу КамАЗ автомобильләре йөртүчеләре Әсхәт Җамалетдинов, Илнур Алимов, Марат Садиев, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Владимир Макаров һәм Вячеслав Ижегеровка йөкләнгән.
Көзге бодайның уртача уңышы гектардан 61 центнер тәшкил итә.
Җәмгыятьтә бөтен эш чиратлап җайга салынган. Җыелган кырлардан шунда ук салам пресслау башлана, бу барлык ресурсларны рациональ файдаланырга һәм җитештерү калдыкларын минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Һава коры булганда, механизаторлар Рәмис Айнуллов, Фәрит Әхмәтҗанов һәм Фәргать Аббазов «МТЗ-82» тракторларында пресс-җыю җайланмасын тагып, саламны төргәкләргә җыялар.
Халык «Кырда түгел, ә сарайда, ашлык» дип әйтә. Шуңа күрә, игенчеләр өчен уңай һава шартлары булганда, уңышны җыеп алырга кирәк.