“Ура, Авылга!” проекты татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Раисе каршындагы комиссия тарафыннан тормышка ашырыла
14 июльдә Чүпрәле районының Түбән Каракитә һәм Кече Чынлы авылында 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен “Ура, авылга!” көндезге бушлай лагерь старт алды.
Проект “Беренчеләр хәрәкәте” тарафыннан оештырылды, анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан 60 бала катнаша.
Тантаналы ачылыш сәламләү сүзләре белән башланып китте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашучыларны смена башлану белән котлады. Авыл җирлекләре башлыклары Рәфыйк Җамалетдинов һәм Гомәр Халитов, шулай ук Чүпрәле районы башлыгы ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәтнең” җирле бүлекчәсе баш белгече Ранилә Алиуллова балаларга кызыклы ял теләделәр.
.jpeg)
Лагерь программасында саф һавада татар халык уеннары, традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар, интеллектуаль һәм иҗади конкурслар, бию һәм музыка чаралары бар.
Проект татар телен саклау мәсьәләләре буенча ТР каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла һәм үсеп килүче буынның туган мәдәнияты һәм традицияләре белән бәйләнешен ныгытуга юнәлдерелгән.
Лагерьның беренче көне инде балалар көлүе һәм шатлыклы хисләр белән тулды. Алда - тагын дүрт көн мавыктыргыч активлык һәм яңа ачышлар.