2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

       2025 ел башыннан 5280 кеше Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар  алды. Мондый ярдәм алу хокукына түбәндәге категориягә караган гражданнар ия:

- инвалидлыгы булган кешеләр;

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;

-“Блокададагы Ленинградта  яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинградта яшәүче” билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар;

- һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары;

-Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган  һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар;

-махсус хәрби операциядә катнашучылар;

       "Социаль хезмәтләр җыелмасын санатор-курорт дәвалау өлешендә саклап калган ташламалы категориягә ия  гражданнар  медицина күрсәткечләре буенча  юллама белән тәэмин  ителә.  Бу очракта гражданга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яки исемле юллама бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалидларны һәм инвалид  балаларны озатып йөрүче гражданнар да дәвалау урынына бару-кайту  өчен бушлай билетлар белән тәэмин ителә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Юллама алу өчен медицина оешмасыннан 070/у белешмәсе алырга  һәм Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яки якында урнашкан  күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать   итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук почта аша да җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International