2025 елның 14 июленнән 24 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасының Чүпрәле районында «Бала-төп пассажир» оператив – профилактик чарасы узачак. Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы автоинспекторлары балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча комплекслы чаралар үткәрәчәкләр.
Һәлакәтләрнең иң авыры пассажир-балалар белән теркәлә.
Агымдагы елда балалар-пассажирлар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 81е яраланган. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозып 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 13е яраланган.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эш алып бара. Агымдагы елда автоинспекторлар 5 меңнән артык шундый хокук бозу очрагын кисәткән. Мондый хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Бүгенге көндә балаларны тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балаларның җәрәхәтләнүен һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөрес урнаштырганда һәм файдаланганда әлеге җайланмалар юл-транспорт һәлакәте очрагында үлем куркынычы якынча 70% ка сабыйларда һәм якынча 54 - 80% ка кечкенә яшьтәге (1 яшьтән 4 яшькә кадәр) балаларда кими.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыралар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәртәләр.