Бүген, 2025 елның 10 июлендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылында яшәүче Глира Сирач кызы Багаутдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбиляр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов, «Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем мәктәбе» директоры Шамил Абдрахманов исеменнән җылы котлау сүзләре кабул итте.
Кунаклар юбилярга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Глира Сирач кызы Яңа Чүпрәле авылында туган. 1954 елдан башлап башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Башта Иске Ишле мәктәбендә, 1955-1957 елларда Мунчали урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, 1957-1961 елларда Яңа Кәкерле урта мәктәбендә математика дәресләре укыта.
Яңа Кәкерле мәктәбендә Глира Сирач кызы булачак ире Әмирҗан Таһир улы белән таныша. Әмирҗан абый ул чакта Казахстанда шахтада эшләгән. Озакламый алар гаилә корып, Әмирҗан абый белән Зыряновск шәһәренә китәләр. Глира апа Зыряновск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә эшли башлый. Шәһәр зур була, ул вакытта мәктәптә балалар бик күп, һәр сыйныфта 37 укучы була. Мәктәптә 4000 гә якын укучы исәпләнә, өч сменада укыйлар. Глира Сирач кызы 6 нчы сыйныфларда математика дәресләрен укыта (математика дәресләрен өч параллель сыйныфта алып бара).
Юбиляр сөйләвенчә, аларның беренче уллары Әнәс Әмирҗан улы Зыряновскта яшәгән елларда туган. Уллары тугач, алар яңадан Яңа Кәкерле авылына кайтырга булалар һәм Яңа Кәкерле мәктәбендә эшли башлыйлар. Глира Сирач кызы – математика, Әмирҗан Таһир улы физика һәм математика дәресләре укытты. Глира Сирач кызы Яңа Кәкерле мәктәбендә 1962 елдан 1995 елга кадәр эшли.
Әмирҗан Таһир улы белән алар өч малай тәрбияләп үстерәләр, барлык балаларына да лаеклы белем алырга булышалар. Олы уллары Әнәс Әмирҗан улы – 1962 елгы, техник-автомеханик, инженер-төзүче, техник фәннәр кандидаты, доцент, хәзерге вакытта Ульяновск шәһәренең төзелеш техникумы укытучысы. Икенче уллары Радик Әмирҗан улы — 1963 елгы, Чүпрәле районы Советы аппаратында оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшли. Кече уллары Илмас Әмирҗан улы-1972 елгы, Казанда эшли.
Глира апа бик эш сөючән, тыйнак, игелекле, ярдәмчел һәм бу күркәм сыйфатларны ул үз балаларында да тәрбияли алган.
Әмирҗан Таһир улы һәм Глира Сирач кызы – икесе дә сугыш чоры балалары, аларның балачагы һәм яшьлеге ул чор өчен бик авыр елларда үтә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, бу гаҗәеп гаилә пары 64 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яши. Алар гомер буе бер-берсенә ярдәм итеп яшәделәр, икесе дә бер коллективта эшләделәр, үсеп килүче буынны тәрбияләделәр.
Бүгенге көндә Әмирҗан Таһир улы белән Глира Сирач кызының дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Глира Сирач кызының юбилей көнендә барлык балалары, оныклары килде, алар әниләрен һәм әбиләрен юбилее белән котладылар, аңа зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, сәламәтлек, бәхет һәм сүнмәс энергия теләделәр.