Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, 8 июльдә, «Чүпрәле» паркында ГТО комплексы нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды.
Барлык теләүчеләр дә катнашты һәм ГТО нормативларын үтәде: урыннан озынлыкка сикерү; идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту; гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү.
ГТО-ул ярышлар гына түгел, ә үзеңнең физик сәләтләреңне бәяләү һәм аларны яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек тә. Бу гражданнарның физик әзерлеген үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән нормативлар һәм күнегүләр комплексы.