Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе

2025 елның 11 июле, җомга

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 июлендә 14 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләр комплексы турында консультация-кисәтү

2025 елның 11 июлендә көннең икенче яртысында һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яшенле яңгыр, 15-20 м/с тизлектәге җил (урыны белән 24 м/с кадәр җитәргә мөмкин), боз явуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Һава шартлары начарайган очракта, урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында булмаска тырышыгыз, шулай ук йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, нык булмаган түбәләр һәм черегән агач кәүсәләре янында басып тормаска киңәш ителә. Бик көчле җил вакытында җәрәхәтләр һәм имгәнүләр булмасын өчен, бинаның подъездына яки подвалына качарга кирәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Явым-төшемнәр вакытында:

- урамда сак булыгыз, электр үткәргеч линияләре төзеклегенә игътибар итегез;

- үз ишегалларыгыздагы начар ныгытылган корылмаларны беркетегез, аларның җимерелүе кешеләрнең имгәнүенә китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызып җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм сак булырга.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.

Боз яуган вакытта:

- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларын кулланмагыз, чөнки боз яуганда яшен дә була;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур боз явып һәм көчле җил чыгып агач ботакларын сындырырга мөмкин, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә киңәш ителә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.

3. Кинәт тормозга басмаска, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;

2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтү юлын гына кулланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;

5. Транспорт агымына каршы гына барырга;

6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International