Россия почтасы безнең илгә багышланган марка һәм авторлык открыткалары чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак.
Бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше хат һәм открыткалар алмашуын, башка шәһәрләр һәм илләр халкы, дөнья мәдәнияте һәм төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән танышуын дәвам итә. Конкурс Дәүләт чикләрен җиңел үтеп, җир шарының иң ерак почмакларына кадәр барып җиткән почта маркалары ярдәмендә Россияне бик күп тарихи, мәдәни һәм табигый истәлекле урыннары булган матур һәм кунакчыл ил буларак күзаллауны киңәйтергә тиеш.
Конкурста профессиональ рәссамнар һәм дизайнерлар, һәвәскәрләр, шулай ук студентлар һәм иҗади югары уку йортларын тәмамлаучылар катнаша ала. Моның өчен аларга марканың яисә автор открыткасының безнең илгә багышланган кызыклы, якты, истә калырлык эскизын төрле техникаларда: рәсем сәнгате, автор яки компьютер графикасы, коллаж һ.б. ясарга кирәк. Шул ук вакытта нейрочелтәрләр һәм башка кушымталар тарафыннан программа алгоритмнары ярдәмендә, авторлык осталыгы күнекмәләрен кулланмыйча ясалма сурәтләр ясау өчен эшләнгән эшләр кабул ителми.
“Минем Россия!” темасы буенча почта маркасы һәм открыткалар эскизларын булдыруга бөтенроссия тематик конкурсын Россия рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге һәм Россия филателистлар берлеге ярдәмендә "Марка" АҖ бүлеге компаниясе үткәрә.
24 августка кадәр заявка бирергә һәм карар өчен конкурс эшенең электрон вариантын җибәрергә кирәк. Конкурс нәтиҗәләре 29 августта игълан ителәчәк. Конкурс турындагы нигезләмәне сылтама буенча карарга мөмки.