Чүпрәле районыннан Клементьевлар гаиләсе Дәүләт Советында түгәрәк өстәл артында тәҗрибәсе белән уртаклашты

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыятен һәм патриотизмны үстерүнең мөһим факторы буларак нык гаилә» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

Чара «Нык гаилә» федераль проекты кысаларында узды һәм гаилә сәясәте, яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланды.

Утырышта Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының Татарстан бүлеге башлыгы Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Ольга Воронова, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар, шулай ук күп балалы гаиләләр катнашты. Видеоэлемтә режимында фикер алышуга Дәүләт Думасы депутаты, гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова кушылды.

Түгәрәк өстәлнең төп темаларының берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм булды. Катнашучылар гаилә институтын ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүдә һәм патриотик уйлау формалаштыруда гаилә кыйммәтләренең ролен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар.

Чара эшендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылыннан Клементьевлар гаиләсе катнашты. Клементьевлар-күп балалы гаилә, өлкән уллары махсус хәрби операциядә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International