Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгыларын хөрмәтләделәр

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 8 гыйнварында Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды.

Чарада район Башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, «Чистай» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Залаков, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре.

Бүген залда үз һөнәрләренә иң тугрылыклы кешеләр иде. Дистә еллар бер предприятиедә эшләүчеләр, иртә таңнан кырларга чыгучылар, безнең өстәлдә һәрвакыт файдалы экологик продуктлар булсын өчен тырышучылар.

Район Башлыгы Марат Гафаров механизаторларга, агрономнарга, зоотехникларга һәм хуҗалык җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Муниципалитетның төп күрсәткечләре-авыл хуҗалыгы тармагы. Һәм монда һәр хезмәт кешесенең өлеше мөһим.  Алдынгыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та котлады.

Чүпрәле аграрийларына югары оешкан хезмәтләре һәм хезмәткә намуслы мөнәсәбәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны да котладылар. Бүләкләрне Марат Гафаров, Марат Җәббаров, Илдар Гыйльметдинов, Ринат Гайзатуллин, Альберт Хәйретдинов, Альберт Борһанов, Наил Залаков, районның агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов тапшырдылар.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Мәхмүтов И.Ф.» хуҗалыгы башлыгы Илмир Фиракт улы Мәхмүтов Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

«Амосов А.Н.» хуҗалыгы башлыгы Алексей Николаевич Амосовка, «Чынлы» җәмгыятенең икътисадый куркынычсызлык буенча белгече Радик Рөстәм улы Хафизовка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«АгроТрансПорт» җәмгыяте агрономы Илдар Мирза улы Усмановка «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Низамов А.А.» хуҗалыгы башлыгы урынбасары Дамир Альфик улы Низамов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Молко-Чүпрәле» җәмгыяте механигы Геннадий Александрович Карсаков Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Чүпрәле муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ранил Рамил улы Әхмәтшин, «Государев Амбар» җәмгыятенең транспорт бүлеге башлыгы Илдар Наил улы Җамалетдинов, «Государев Амбар» җәмгыяте склад мөдире Ирина Евгеньевна Убанеева, «Чынлы» җәмгыяте ревизоры Марат Тәлгать улы Хәкимов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары Ринат Сабирҗан улы Ильясовка, Николай Михайлович Мискинга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк тамгалары тапшырылды.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Әхмәдышин» хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Дамирә Мөхәммәтсадыйк кызы Әхмәдышина, «АгроТрансПорт» җәмгыятенең өлкән ат караучысы Егор Петрович Биктиряков, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте агрономы Илгиз Адегамович Дунаев, «Дамаев» җәмгыяте механизаторы Илдар Хәмиз улы Идиятуллов, «Молко-Чүпрәле» җәмгыяте тракторчы-машинисты Ирек Мөбәрәкшин улы Фәхретдинов район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Чүпрәле районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен М.Горький исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Зинаида Александровна Унискова, Бауман исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Надыйр Нургали улы Дружков, «Государев Амбар» җәмгыятенең директор урынбасары булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Минзагит Халим улы Юсупов, «Колос» хуҗалыгында тракторчы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Виталий Васильевич Решетов, «Ирек» хуҗалыгында тракторчы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Җәмил Нурулла улы Камалиев, «Колос» хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Геннадий Филиппович Дунаев, «Бикчуров Р.А» хуҗалыгының мастер-көйләүчесе Җәмил Али улы Азмуханов, Калинин исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып эшләгән авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Лидия Тихоновна Тимошкина Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнделәр.

2024 елгы уңышны җыю йомгаклары буенча җиңүчеләр дип танылган хуҗалыклар җитәкчеләре:

— 1 нче урын өчен Кубок, «Районның иң яхшы хуҗалыгы» номинациясендә диплом һәм акчалата премия «Чынлы» җәмгыятенә тапшырылды-җитәкчесе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мактау ордены кавалеры Барис Аппау улы Гафуров;

— 2 урын өчен Кубок, диплом һәм акчалата премия «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенә тапшырылды – җитәкчесе Алексей Геннадьевич Копанев;

— 3 нче урын өчен Кубок, диплом һәм акчалата премия «АгроТрансПорт» җәмгыятенә тапшырылды – җитәкчесе Дамир Рәшид улы Бариев.

«Иң яхшы эшкәртү предприятиесе» номинациясендә:

— 1 нче урын өчен Кубок, диплом һәм акчалата премия «Государев Амбар» җәмгыятенә тапшырылды – җитәкчесе Васил Вазыйх улы Салахов;

— 2 нче урын өчен Кубок, диплом һәм акчалата премия «Дуван бакчалары» кооперативына тапшырылды – җитәкчесе Альфред Ихтирам улы Хайруллин;

— 3 нче урын өчен Кубок, диплом һәм акчалата премия «Исток» кооперативына тапшырылды – җитәкчесе Айрат Шәфыйк улы Усманов.

«Үсемлекчелек тармагында иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары» номинациясендә 2024 ел йомгаклары буенча җиңүчеләр:

— Бикчуров хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Равил Ади улы Бикчуров;

— Низамов хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Альберт Альфик улы Низамов;

— Махмутов хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Илмир Фиркат улы Махмутов.

«Терлекчелек тармагында иң яхшы хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары» номинациясендә 2024 ел йомгаклары буенча иң яхшылар:

— Амосов хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Алексей Николаевич Амосов;

— Камараевлар хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Алия Дамир кызы Камараева;

— Афанасьев хуҗалыгы – хуҗалык башлыгы Нина Николаевна Афанасьева.

Республика конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчылар:

— Марсель Хамза улы Айметдинов («Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте);

— Илмас Әнвәр улы Низамов («АгроТрансПорт» җәмгыяте);

— Алексей Петрович Хохлов («АгроТрансПорт» җәмгыяте);

 — Фәнис Мирзаҗан улы Шәйхаттаров («Низамов А.А» хуҗалыгы);

—  Рәфыйк Шагиҗан улы Шәйдуллов («Чынлы» җәмгыяте),

— Илгиз Харис улы Миначев («Чынлы» җәмгыяте);  

— Айрат Замир Улы Җәлалов («Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте);

— Александр Владимирович Батырев («Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте);

— Юрий Петрович Биктиряков («АгроТрансПорт» җәмгыяте);

—Анатолий Петрович Хохлов («АгроТрансПорт» җәмгыяте);

Район конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр:

— Зөлфәт Исмәгыйль улы Юсупов («Бикчуров Р.А.») - 1 урын;

— Илдус Тәлгать улы Гафуров («Чүпрәле Рассвет Агро») - 2 урын;

— Камил Фарук улы Камалов («Чынлы»), Фәнис Фатыйх улы Вәлиев(«Чынлы»), Фәнис Миңнулла улы Хәйруллин («Чынлы»), Радик Рамил улы Әхмәтҗанов («Агро Вест»), Раил Рамил улы Әхмәтҗанов («Агро Вест»), Илһам Сәетгәрәй улы Җамалетдинов («Низамов А.А.» хуҗалыгы), Газим Зәйдулла улы Мөхәммәтҗанов («Мәхмүтов И.Ф.» хуҗалыгы), Нәфис Равил улы Шәрипов («Дамаев» хуҗалыгы), Петр Иванович Албутов («Амосов» хуҗалыгы) — 3 урын.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, эштә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә югары һөнәри осталыгы өчен «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте оста-көйләүчесе Николай Петрович Петровка, КФХ башлыгы Фәнис Альфик улы Хайруллинга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәте тапшырылды.

«Хуҗалыкның иң яхшы машина йөртүчесе» номинациясендә җиңүчеләр:

— «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте шоферы Анатолий Петрович Алеев — 1 урын; «Чынлы» җәмгыяте шоферы Әсхәт Расыйх улы Җамалетдинов — 2 урын; «Государев Амбар» җәмгыяте шоферы Фәнил Сәеткашим улы Самерханов, «Махмутов И.Ф.» хуҗалыгы шоферы Радик Касыйм улы Фәизов, «Дамаев Н.Н.» хуҗалыгы шоферы Илдар Хамза улы Идиятуллов, «ЧүпрәлеАгрохимсервис» җәмгыяте шоферы Николай Николаевич Иванов, «Бикчуров Р.А.» хуҗалыгы шоферы Гомяр Хамзи улы Хәмидуллин — 3 урын.

«Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүдә иң яхшы механизатор» номинациясендә җиңүчеләр:

— 1 нче урын «Чынлы» җәмгыяте механизаторы Фәрит Рәис улы Төхфәтуллов; — 2 нче урын «Агро Вест» җәмгыяте механизаторы Илнур Илгиз улы Мәрдеев; — 3 нче урын «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте механизаторы Владимир Александрович Петруков һәм «Амосов» хуҗалыгы механизаторы Дмитрий Владимирович Афиногентов.

2024 елда хезмәткәрләр арасында «Авыл хуҗалыгы культураларын сиптерү»дә җиңүчеләр:

— Дмитрий Петрович Степанов («Чүпрәле Рассвет Агро») — 1 урын, — Илсур Шәүкәт улы Камалов («Чынлы») — 2 урын, — Илгизәр Җәмил улы Бухареев («Бикчуров Р.А.» хуҗалыгы), Николай Юрьевич Матюшин («АгроТрансПорт»), Марат Нариман улы Нигманов («Махмутов И.Ф.») – 3 урын.

«Иң яхшы тракторчы-механизатор» номинациясендә җиңүчеләр:

— 1 урын Дмитрий Николаевич Тужилкин («Агро Вест»), — 2 урын Иван Анатольевич Фролов («Чынлы» җәмгыяте), — 3 урын Фәрит Иршат улы Тукаев («Бикчуров Р.А.»), Дамир Рафак улы Абдрафеев («Махмутов И.Ф.»), Сергей Викторович Кузьмин («Дуван бакчалары»), Дмитрий Николаевич Яковлев («Амосов»), Рәшит Рифкать улы Шарапов («Низамов А.А.»).

«Энергия куәте көчле булган тракторларда агросәнәгать комплексының иң яхшы механизаторы» номинациясендә:

— Петр Эдуардович Кузнецов («Чүпрәле Рассвет Агро») — 1 урын, — Владимир Васильевич Митрофанов («АгроТрансПорт») — 2 урын, — Мустаким Әнвәр улы Сафин («Бикчуров Р.А.»), Айрат Камил улы Яфизов («Чынлы»), Илгизәр Мидхәт улы Хисмәтуллин («Низамов А.А.») — 3 урын.

Шикәр чөгендерен җыю буенча иң яхшы комбайнчылар:

— Рәмис Габдрахман Улы Айнуллов («Чынлы»), Илмас Гаделҗан Улы Фәизов («Мәхмүтов И.Ф.»).

«Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре»:

— «Дуван бакчалары» кооперативының склад мөдире Алевтина Николаевна Аббязова;

— «Государев Амбар» җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәһим Халим улы Бикчәнтәев;

— «АгроТрансПорт» ширкәте идарәчесе Фәнис Фән улы Багаутдинов;

— «Низамов А.А.» хуҗалыгы склад мөдире Илдус Җафар улы Сабирҗанов;

— «Бикчуров Р. А.» хуҗалыгы бухгалтеры Җәмил Ирфан улы Кучатков;

— «Молко-Чүпрәле» ширкәтенең ветеринария табибы Рамил Ирфан улы Санатуллов;

— «Агро Вест» җәмгыяте механигы Александр Леонтьевич Захаров;

— район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Петр Михайлович Ухливанов;

- «Исток» кооперативы бухгалтеры Ленар Шәүкәт улы Алимов;

Эшкәртү сәнәгатенең иң яхшы хезмәткәрләре:

— «Государев Амбар» җәмгыятенең ашлык эшкәртү аппаратчысы һәм «Исток” кооперативының сөт кабул итүчесе Фәнил Абдрауф улы Идиятуллин.

«Чистай» Холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән «Молко Чүпрәле» җәмгыятенең баш зоотехнигы Олег Борисович Албутов, «Молко Чүпрәле» җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте өлкән  инспекторы Андрей Геннадьевич Бахтинов, «Молко Чүпрәле» җәмгыятенең исәп буенча белгече Ирина викторовна Годунова, «Молко Чүпрәле» җәмгыятенең сөт җиһазларын ремонтлау буенча слесаре Дамир Габделкадир улы Алимов, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте хуҗалыгы мөдире Рестәм Гаделҗан улы Кәлимуллин, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте повары Ирина Ивановна Дергунова, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенең хисап белгече Гөлфия Равил кызы Хәбибуллина, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте башлыгы Марат Харис улы Равилов, «Чистополье» җәмгыяте шоферлары Александр Николаевич Никитин һәм Илфат Җамали улы Садиев, «Чистополье» җәмгыяте тракторчы-машинисты Вячеслав Валерьевич Денисов, «Чистополье» җәмгыяте инженер-механигы Рестәм Расих улы Шәрәфетдинов.

«Районның иң яхшы машина белән сыер саву операторлары» номинациясендә җиңүчеләр:

— Галина Ивановна Калмыкова («Чынлы»), Миләүшә Әнвәрша кызы Хисмәтуллова («Чынлы»), Алсу Мөбарәкшин кызы Айсина («Молко Чүпрәле»), Светлана Васильевна Сундерова («Молко Чүпрәле»), Сиринә Нәҗип кызы Мөхитова («Чынлы»), Антонина Михайловна Борисова («Чынлы»), Надежда Владимировна Архипова («Молко Чүпрәле»), Нина Николаевна Угандеева («Амосов»), Гөлназ Ринат кызы Хуҗиева (Камараева хуҗалыгы), Лариса Васильевна Тужилкина («Агро Вест»).

Иң яхшы бозау караучылар номинациясендә:

— Гөлсинә Фаиковна Миначева («Чынлы») — 1 урын, — Марина Александровна Куданова («Агро Вест») — 2 урын, — Рәзидә Надир кызы Хуҗеева («Молко Чүпрәле») — 3 урын.

«Көтү үрчетү буенча иң яхшы технологлар» номинациясендә җиңүчеләр:

— Энҗе Шәфик кызы Саттарова («Чынлы»), — Анастасия Сергеевна Михайлова («Молко Чүпрәле») – Альфик Ирфан улы Хисамов («Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе»).

«Симертү буенча иң яхшы терлекчеләр» номинациясендә:

 — Илсөяр Габделәхәт кызы Аббазова («Чынлы») — 1 урын, — Фәрит Алимҗан улы Салихов («Молко Чүпрәле») — 2 урын, Алсу Рәис кызы Юлдашева («Молко Чүпрәле») – 3 урын.

2024 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы эшләүче остазлар»:

«Государев Амбар» җәмгыятенең пульт белән идарә итү операторы Лидия Васильевна Камикова, «Чынлы» җәмгыяте терлекчесе Ринат Сабирҗан улы Ильясов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Виктор Иванович Хрисанов, «Агро Вест» җәмгыяте механизаторы. 

Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре дип танылдылар:

«Государев Амбар» җәмгыятенең өлкән белгече Любовь Николаевна Хлынова, «Бикчуров Р.А.» хуҗалыгының җитештерү буенча урынбасары Рәфис Рәфыйк улы Бикчуров, Ранил Наил улы Фәхретдинов («Чынлы»), «Чынлы» җәмгыяте агрономы Эльвина Илгиз кызы Хәлиуллова, «Чынлы» җәмгыяте юристы Ранил Илсур улы Сөләйманов. 

Каникуллар вакытында Агросәнәгать комплексында эшләгән техникум һәм гомуми белем мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында иң яхшылар дип танылучылар:

Дмитрий Владимирович Айкин («Молко Чүпрәле»), «Чынлы» җәмгыяте комбайнчысы ярдәмчесе Илназ Ленар улы Фәхретдинов, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте программисты Ильяс Илдар улы Махмутов, «Чынлы» җәмгыяте икомбайнчысы ярдәмчесе Алмаз Фәрит улы Әхмәтҗанов, Илназ Илгиз улы Нуруллин һәм Дамил Иршат улы Алимов.

2024 ел РФ Президенты В.В. Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан тантана вакытында гаилә хезмәт династияләре дә хөрмәтләнде – Маняковлар һәм Халиловлар гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International