Чүпрәледә яшәүче 102 яшьлек Мария Петровна Шуркина күзлексез газета укый, телевизор да карый

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

102 яшь-чик түгел 

-Бер гасыр яшим бит. Шуңа да күрмәгәннәр калмады. Әмма иң үзәккә үткәне-сугыш еллары булды,-дип сөйли ул.

Мария Петровна Яңа Элмәле авылында күп балалы гаиләдә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, дүрт абыйсы да фронтка китә. Әлбәттә, өйдә калганнарга да җиңел булмый. Барысы белән беррәттән Мария Петровна да колхозда атларга ашлык, салам ташый, фермада сыер сава. Яшь кызларны окоп казырга, блиндажларга утын кисәргә җибәрәләр.

1943 ел алар өчен аеруча кайгылы була. Әти-әниләре бер-бер артлы бакыйлыкка күченәләр. Гаиләдә иң өлкәне булып, Мария Петровна кала. Энеләренә һәм сеңелләренә ул әти-әни назын алмаштыра.

Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Петрович Кузьмин белән тормыш корып җибәрә. Гаиләдә сигез бала туа. Иван Петрович элеккеге «Сельхозтехника» оешмасында хезмәт куя. Тик сугыштан алып кайткан яралар гына тынгылык бирми, ул бик иртә вафат була.

Мария Петровна балаларын лаеклы киләчәк белән тәэмин итәргә тырыша. Һәркайсы югары белем ала, алар арасында табиблар да, укытучылар да бар.

Бүгенге көндә районыбызның иң өлкән кешесе Чуваш Чүпрәлесе авылында. Мария Петровнаның барлык туганнары да озын гомерле булуын әйтеп үтәсе килә. Тугыз балалы гаиләдән һәркайсы диярлек 90 һәм аннан да югарырак яшьне узып, дөньялыктан киткәннәр. Бер кыз туганы авылда яши, аңа 97 яшь.

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Мария Петровнаны хөрмәтләп, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район халкын социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Рәкыйпова һәм Чуваш Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән олы бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Үткәннәрне сөйләшеп, җылы теләкләр җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International