Чүпрәледә өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе Өлкәннәр көне кысаларында оештырылган иде.

2024 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Өлкәннәр көненә багышланган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Ярминкә үзәк базарда узды. Район халкына, гадәттәгечә, җиләк-җимеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.

Иртәнге сәгать 5тән базар авыл хуҗалыгы продукциясе тутырылган машиналар белән тулды.

Сатучылар кәбестә, суган, алма, шулай ук шикәр комы, он, көнбагыш мае һәм башка бик күп яшелчәләр алып килгәннәр. Сатуда шулай ук печән һәм салам, бөртекле культуралар: арпа, бодай, борчак, солы; бозаулар да бар иде.

Ачык һавада, ярминкәгә бәйрәм рухы биреп, музыка яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр авыл халкының яраткан иҗат номерларын башкардылар.

Ярминкәдә катнашучыларга шулай ук “Икмәк заводы” пешекчеләре кайнар чәй һәм тәмле коймаклар әзерләгән. “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары барлык өлкәннәрне дә чәй һәм коймак белән сыйладылар. Ярминкәнең барышы белән район башлыгы Марат Гафаров та танышты. Ул сатучылар һәм авыл кешеләре белән аралашты, аларның ихтыяҗларын белеште.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Забота»  белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре, шулай ук волонтерлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары өлкәннәргә кирәкле ярминкә продукциясен сатып алуда һәм өйләренә илтеп җиткерүдә ярдәм күрсәттеләр.

Өлкәннәр бик канәгать калдылар, кайгыртулары һәм игътибарлары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Яңа Кәкерле авылыннан Райня Миначева:

- Ел саен ярминкәне көтәбез. Быел да арпа сатып алырга чыктык, чөнки хуҗалыкта терлек асрыйбыз. Менә арпага заказ бирдек, барысын да өйгә илтергә вәгъдә иттеләр. Барысы да оешкан, әзер капчыклар, булышалар, өйгә илтәләр, бушаталар. Безгә өлкәннәргә тагын нәрсә кирәк, бу бик зур ярдәм, оештыручыларга рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International