ТР Чүпрәле районында “Сабантуй ГТО” 2024 республика онлайн-акциясенең муниципаль этабы узачак

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдән Чүпрәле районында «Сабантуй ГТО» 2024 республика онлайн-акциясенең муниципаль этабы старт ала. Ул 2024 елның 21 июленә кадәр дәвам итәчәк. Муниципаль этап җиңүчесе 2024 елның 22-29 июлендә узачак акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.

Видеороликларга таләпләр:  

- катнашучының (конкурсантның) ыргым ысулы белән гер күтәрүен һәм урыннан озынлыкка сикерүен видеога төшерергә кирәк;

- конкурсант ГТО баннеры һәм районның танып белү билгеләре (район, шәһәр исеме, истәлекле урын, район исеме белән баннер һ. б.) фоны янында булырга тиеш;

- видеороликта 2 кеше катнаша ала;

- оригинальлек;

- дәвамлылыгы 60 секундтан артмаска тиеш.

Акциянең муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 2024 елның 20 июленә кадәр Vildanov.Ruslan@tatar.ru электрон почтасы аша яки 89270387410 ватсап номеры буенча кабул ителә. Муниципаль этап җиңүчесе акциянең республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.

Республика этабында һәр районнан берәр видеоролик кына карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:

- бер район-җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;

- бер район-җиңүче муниципаль районнар Үзәк телевидениесе битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайк җыйган видеоролик белән билгеләнәчәк;

-бер район - җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә туры китереп) билгеләнәчәк.

Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенир продукция алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International