Армиягә озату: Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районыннан егетләр хезмәт итәргә китте

2024 елның 28 июне, җомга

Бу көн булачак солдатлар өчен үзенчәлекле булды

Бүген, 2024 елның 28 июнендә, Чүпрәле районының Петр Дементьев исемендәге паркында дүрт егетне армиягә озату булды.

Россия Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә баручыларга уңышлар теләргә Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев, җирлек башлыклары, туганнары, дуслары һәм якыннары килде.

Бу көн булачак солдатлар өчен дә, аларның туганнары һәм якыннары өчен дә үзенчәлекле булды, чөнки армиягә җибәрү бурыч кына түгел, ә һәр егет өчен хөрмәт тә.

"Без үз илебезгә хезмәт итәргә әзер булган лаеклы егетләребез булуы белән горурланабыз. Бу чыннан да игелекле эш, һәм без аларга тормышларының яңа этабында көч, батырлык һәм уңышлар телибез», - дип билгеләп үтте Зөлфәт Сәгъдиев.

Шулай ук Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов узенең теләкләрен җиткерде һәм яңа хәрбиләргә хезмәттә уңышлар теләде.

Ватанга бурычларын түләргә Яңа Әлмәле авылыннан Владислав Алексеев, Иске Чүпрәле авылыннан Марсель Камалов, Городище авылыннан Андрей Тихонов һәм Иске Кәкерле авылыннан Илдан Шәрәфетдинов китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International