Чүпрәледә игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды.
Милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм
Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша кылырга ашыкты. Сабантуй мәйданында милли киемнәрдән киенгән егетләр-кызларның һәр хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында милләтебезнең асылы, гүзәллеге чагылыш таба, яшәешебезгә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Районыбызның сәнгать үзешчәннәре, фольклор ансамбльләре, «Таң» җыр һәм бию төркеме элек-электән калган йолаларны тасвирлап, халыкка бәйрәм рухы таратты. Ә милләтебезнең милли ризыгы булган олы чәкчәкне, ипи-тозны чыгару-бәйрәмгә тагын да гүзәллек өстәде.
Гадәттә, олы бер чараны башлар алдыннан электән аксакаллар белән киңәшләшү гадәте яшәгән. Сабантуй бәйрәме дә азан тавышы белән ачылып китте. Тантаналы марш астында бәйрәм аләмен күтәрелде.
Район башлыгы Марат Гафаров барлык чүпрәлелеләрне, кайткан кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, чүпрәлеләрне бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде.
-Сабантуй бәйрәме -ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Бүгенге мәйданны гына алыйк, районыбызда бердәм, тату яшәүче татар, чуваш милләт вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии, хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәтләнергә тиеш. Районыбызда батырларыбыз, алдынгыларыбыз, горурланырлык шәхесләребез байтак. Бәйрәм белән сезне хөрмәтле райондашлар, бергә дус, районыбыз үсеше өчен хезмәт куеп яшәргә алда да язсын, —диде ул.
Чүпрәле Сабантуена башкалабыз Казан шәһәреннән күп кенә дәрәҗәле кунаклар кайткан иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чүпрәлелеләргә бәйрәм белән котлау сүзләрен дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов ирештерде. Бәйрәм белән шулай ук, чүпрәлеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин котладылар.
Мәйдан түрендә-хезмәт батырлары
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, тубал белән чәчү чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк.
Сабантуй мәйданына да беренчеләрдән булып туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы сабанчылар, механизаторлар хөрмәтләнде.
Агымдагы елда да I дәрәҗәле Дипломга алдынгы хуҗалык «Цильна» җәмгыяте —(җитәкчесе Барис Гафуров), II дәрәҗәле Дипломга Дипломга «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте (директоры Алексей Копанев) һәм III дәрәҗәле Дипломга «АгроТрансПорт» җәмгыяте (җитәкчесе ФәнисБаһаутдинов) ия булды.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында: I дәрәҗәле Диплом белән «Бикчуров Р. А» (җитәкчесе Равиль Бикчуров), II дәрәҗәле Диплом белән «Махмутов И. Ф.» исемендәге хуҗалык (җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов) һәм III дәрәҗәле Диплом белән «Низамов А. А.» хуҗалыгы (җитәкчесе Альберт Низамов), шулай ук шәхси эшмәкәр Виктор Артемьев) бүләкләнде.
2024 елның «Чәчү батырлары» булып Николай Марков, «Рассвет-Агро» җәмгыяте механизаторы; Илгиз Миначев, «Цильна» җәмгыяте механизаторы; Владимир Митрофанов, «АгроТрансПорт»; Илгизәр Хисматуллин, «Низамов А. А.» хуҗалыгы механизаторы; Дмитрий Алексеев, «Амосов А. Н.» хуҗалыгы механизаторы; Ильмас Фаизов, «Махмутов И. Ф.» хуҗалыгы механизаторы; Шамил Халимов, «Бикчуров Р. А.» хуҗалыгы механизаторы танылды.
Авыл хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бертөркем чүпрәлеләргә дәүләт бүләкләре, күкрәк билгеләре, «Чистополье» Холдинг компаниясене Мактау Грамоталары, «Чүпрәле районы оешуның 90 еллык медале», һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешүче райондашларыбызга Мактау Тактасында урын алу Таныклыгы тапшырылды.
Татар халкы традицияләрен һәм татар язучылары иҗатларын пропагандалауда зур өлеш керткән "Россия пенсионерлар Союзы«ның райондагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дилүзә Азизова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, мәгариф ветераны Равия Вәлиева, Зур Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Илсөяр Хәлиуллова Зәки Нури район премиясенә лаек булдылар.
«Гаиләләр йолдызлыгы» район фестиваленең дә җиңүчеләре билгеле булды. Фестивальнең гөрләп узуында үзләреннән зур өлеш керткән оешма, предприятиеләргә, белем бирү учреждениеләренә дә олы бүләкләр тапшырылды.
Агымдагы елда лауреат исемнәре: I дәрәҗә — Яңа Уби авылы мәдәният йортына (директоры Мария Краснова), Түбән Каракитә авылы мәдәният йортына (сәнгать җитәкчесе Гөлсинә Чабаева); II дәрәҗә—Кече Чынлы авылы мәдәният йортына (Тәлгать Фәхретдинов), Иске Элмәле авылы мәдәният йортына (мөдире Вера Радионова); III дәрәҗә — Зур Аксу авылы мәдәият йортына (директоры Светлана Сусликова); Түбән Чәке авылы мәдәният йортына (директор Наталия Токмакова) бирелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Хорновар-Шигали авылы мәдәният йорты мөдире Светлана Ильбеева, район мәдәният йорты халык театрының режиссеры Ринат Калимуллин бүләкләнде.
Милли уеннар, җыр-биюләр гөрләде
Тантаналы чаралардан соң бөтен халык игътибары мәйдан уртасына юнәлде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, катыктан тәңкә эзләде, капчык киеп сикерде, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, авызларына йомыркалы кашык кабып йөгерде, кул көрәштерде...
Төп сәхнәдә барча халыкны Татарстанның атказанган артисты Зинира һәм Ризат Рамазановлар ялкынлы җыр-биюләре белән чакырып торды, ә мәйданның бер ягында көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.
Балалар өчен дә күп төрле күңел ачулар булды. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның кесәләре «түзсен» генә. Әле монда, әле тегендә таган атындылар, пониларга утырып йөреп, тәмле мамык, туңдырмалардан авыз иттеләр балалар.
Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады. Чүпрәледә бердәм һәм дус-тату яшәүче ике милләтле халыкларның—татарларның, чувашларның тормыш-көнкүрешләре җыр-биюдә генә түгел, мәйдан янәшәсендә төзелгән йортларда да тасвирланды. Һәр ике йорт кунакларны кайнаган самовары, чәй-шикәре, ипи-тозы, сырасы белән үзенә чакырып торды. Биредә татарларның һәм чувашларның борынгы һөнәрләрен: тукучылык, кул тегермәне белән эшләү, мунчала әзерләү серләренә төшенергә мөмкин иде. Аларның һәркайсында диярлек йөреп чыккан бәйрәм кунаклары зур тәэсирләр алдылар, үзләрен борынгы һөнәрчелектә сынап карадылар.
Район китапханәчеләре дә елдан — ел үз программаларын яңартып торалар. Быелгы бәйрәмдә дә алар бай эчтәлекле, үзенчәлекле мизгелләр бүләк итте.
«Ак калфак» оешмасының райондагы җитәкчесе Гөлфия Яфизова кунакларга милли һөнәрләрнең тарихы белән таныштырды, кунакларга милли ризыклар тәкъдим итте.
Атлар килә, юл бирегез!
Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге — ул атлар чабышы. Соңгы елларда җирлегебездә атлар үрчетүгә, аерым алганда ат спортын үстерүгә дә игътибар аеруча артты. Бу елны да ярыш озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч та итеп оештырылган иде.
Чабышкылар ярышы берничә төркемдә узды. Өлкән төркемдәге атлар ярышында 1нче урынны «Цильна» җәмгыятеннән «Чемберлен» кушаматлы ат белән җайдак Алексей Краснов, 2нче һәм 3нче урыннарны—"Нептун" һәм «Пристол» белән «АгроТранСпорт» җәмгыятеннән Сергей Кузьмичев һәм Владимир Павлов яуладылар.
Кече төркем ярышларда үзенең «Гәрәе» белән райондашыбыз Ирек Мөшәрәпов 1 нче булып, 2нче булып, «Орлик» белән «Амосов А. Н.» җәмгыятеннән Владимир Павлов килде.
Чиста токымлы чабышкылар арасында финиш сызыгын беренче булып, «Дебат Жокей» белән Алешкин-Саплык авылннан җайдак Сергей Пыркин узды, 2нче һәм 3нче урыннарны «Магнит» белән Николай Нестеров һәм «Гром» белән Сергей Ишмуков бүлештеләр.
Ярым токымлы чабышкылар арасында «Красотка» кушаматлы аты белән Зур Чынлы авылыннан Алина Бикчуровага тиңнәр булмады, 2нче урынны «Лилия Жокей» белән Сергей Ишмуков яулады.
Быелгы ярышларга райондашыбыз Сергей Ишмуков өч чабышкы тәкъдим итүен дә әйтеп китү урынлы булыр. Өчесе дә призлы урыннар яулады. Ирек Мөшәрәпов та ел саен чабышкы атын әзерли. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрмәсен, районыбызда шушындый ат «җене» кагылган кешеләребез бар әле.
Батырлар кулы — билдә, сөлгесен сала иңгә
Сабантуеның иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны — көрәш мәйданы. Башка уен-бәйгеләр тәмамланып, мәйданда халык шактый әзәйгәннән соң да, көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтә, алар өчен җан ата, көч бирә. Быелгы халык бәйрәмендә бил сынап карарга теләгәннәр саны бихисап иде. Бу инде районда милли көрәшнең үсештә булуына ишарә. Көрәш келәмендә алышлар киеренке барды. Сабантуй батыры кем булыр? Бүләккә дигән бүләкне кем алыр? Җанатарларларның барысы да тамаша тәмамланганчы әнә шул сорауларга җавап көтте.
Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, райондагы, авыллардагы спорт түгәрәгендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләрбез көч сынашты. Ульяновск, күрше Чувашиядән, республикабыз районнарыннан килгән кунак батыр ир-егет көрәшчеләр дә матур көрәш алымнары күрсәттеләр.
2024 ел Сабантуеның абсолют батыр исеменә исә Кече Чынлыдан Раиль Айнетдинов лаек булды.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, Чүпрәле халкы, кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Быелгы Сабантуй үзенең бәхетле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә калсын, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырсын!
Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык уздыру итеп, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.