Марат Гафаров муниципаль районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында сөйләде.
Районыбызның Татарстан икътисадында мөһим урын тотуы турындагы бәяләмә район Советының 36нчы хисап утырышында бирелде. Утырышта, 2023 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов катнашты.
Утырышка килүчеләр район мәдәният йорты фойесында предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кооперативлар продукциясе күргәзмәсен кызыксынып карадылар, шулай ук, үзмәшгуль гражданнар, китапханәләр, туган якны өйрәнү музее һ. б. эшчәнлеге белән таныштылар.
Утырыш эшен ачып, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров 2023 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм хөкүмәткә район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.
Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, икътисад өлкәсендәге кыенлыкларга карамастан, ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 9 млрд.139 млн. сум булган. Районга 1,9 млрд. сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән. Инвестицияләрнең яртысыннан артыгы аграр секторга туры килә. Һәм бу «Чистополье» холдинг компаниясе белән бәйле.
Авыл хуҗалыгы—район икътисадының төп тармакларының берсе. Шуңа да район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагына җентекләп тукталды.
— Авыл хуҗалыгы өлкәсендә район республикада 15 нче урынны били, 2022 ел белән чагыштырганда без 8 баскычка күтәрелдек. Үткән ел 3,3 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде (2022 елга карата үсеш 104%). Хуҗалыкларда 2024 ел уңышы өчен ныклы нигез салынды, 8,3 мең тонна күләмендә бөртекле культуралар орлыгы әзерләнде. 10,2 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Аларның хәле дә канәгатьләнерлек. — Чәчү һәм урып-җыю эшләрен вакытында башкару һәм сыйфатлы продукция алу, шулай ук, хуҗалыкларның техник яктан җиһазландырылуына да бәйле. 2023 елда 925 млн. сумлык 224 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алынды, -диде Марат Гафаров.
Докладчы узган ел терлекчелек өчен бик катлаулы ел булуын да әйтте. Терлекләрнең продуктлылыгы һәр хуҗалыкның тотрыклылыгының төп күрсәткече булып тора. Районның авыл хуҗалыкларында 7689 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3054 баш сыер бар. Ныклы азык базасы һәм терлекчелектә заманча технологияләр кертү сөт җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Ел йомгаклары буенча районда 21,7 мең тонна сөт җитештерелгән (2022 елга караганда үсеш - 106%). Савым сыерларының продуктлылыгы 7496 кг. тәшкил итә. Җитештерелгән сөт продукциясенең яртысы «Цильна» җәмгыятенә туры килә.
Марат Ринат улы Барис Гафуров җитәкләгән ООО «Цильна» хуҗалыгына аерым тукталды.
— 2023 елда хуҗалык мал-туарның баш санын 103% ка арттырды. 160 баш бозауга исәпләнгән бина реконструкцияләнде, азык туплау складлары бетонланды, су белән тәэмин итү системалары яңартылды. Терлекчелек объектларына керү юллары төзекләндерелде. Быел модульле ашлык киптерү җайланмасы урнаштыруны планлаштыралар, — диде.
Марат Ринат улы кадрлар кытлыгына да тукталды. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгына 5 белгеч (3 ветеринария табибы, 1 инженер һәм 1 агроном) кирәк, 35 квалификацияле эшче җитешми. Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында аграр югары уку йортларыннан 16 яшь белгеч һәм техникумнардан 73 массакүләм һөнәр белгече эшкә урнаштырылган. Аларның күбесе Чүпрәле тармак технологияләре техникумын тәмамлаган белгечләр. (шул исәптән, 2023 елда 3 югары белемле яшь белгеч һәм 11- эшче һөнәрләре белгече). Безнең районда гаилә династияләренең яхшы мисаллары бар. Бу Марковлар гаиләсенең механизаторлар династиясе (Алешкин Саплык авылыннан), Терлекчеләр династиясе Фаткулловлар гаиләсе (Кече Чынлы авылыннан) һәм башкалар.
Районда кече эшмәкәрлекне үстерүгә крестьян-фермер хуҗалыклары зур өлеш кертә. Районда 69 КФХ үз эшчәнлеген алып бара.
Гомуми санда 1507 баш мөгезле эре терлек асраучы фермер хуҗалыклары (шуларның 396ысы - савым сыерлары), төрле юнәлештәге кооперативлар эшчәнлеге турында да сөйләнде.
— Хәзерге вакытта районыбыз фермерлары өчен актуаль юнәлеш—җиләк-җимеш үстерү. Бу юнәлештә 3 фермер эшли. Үткән ел «Дуван бакчалары» кооперативында җиләк-җимешләрне саклау өчен 1000 тоннага исәпләнгән заманча склад бинасы файдалануга тапшырылды, — диде район башлыгы.
— Бүген кече һәм урта бизнес өлкәсендә 2927 район кешесе эшли, шул исәптән 1440 үзмәшгуль гражданнар бар. Район территориясендә 423 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара, бу узган ел белән чагыштырганда 33кә күбрәк.
Доклад үз эченә ел дәвамында барган төзелеш нәтиҗәләрен, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү программасы буенча башкарылган эшләрне, үзсалымны да алган иде. Марат Гафаров мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәсендәге уңышларга да тукталды, аларга киләчәккә бурычлар билгеләде. Бүгенге көндә ЛНР һәм ДНР территорияләрендә барган вакыйгаларны игътибар үзәгенә алды.
— Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларында 249 ир-егетебез халкыбызны неонацистлардан яклый. Район халкы тарафыннан гуманитар ярдәм җыю, егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча мөмкин булганның барысы да эшлибез, — диде Марат Гафаров бүгенге вәзгыятькә тукталып. Һәлак булган герой-райондашлар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан районның торак пунктларында мемориаль такталар һәм монументлар ачылды. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы узды.
2024 елга бурычлар итеп, инвестицияләрне тагын да күбрәк җәлеп итү; яңа эш урыннары булдыру; авылда эшмәкәрлекне һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү; барлык тармакларга яшь белгечләрне тарту; демографик вәзгыятьне яхшырту, гомумән, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту билгеләнде.
Утырышта, шулай ук, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов һәм Зур Аксу урта мәктәбе мөгаллиме Антонина Данилова чыгышлары да тыңланды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзенең чыгышын махсус хәрби операциядән башлады, әлеге юнәлештә башкарылган барлык эшләр өчен чүпрәлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
—2023 ел дәвамында Татарстан махсус хәрби операция белән бәйле вәзгыятькә тулысынча җәлеп ителеп яшәде һәм бу бүген дә шулай дәвам итә. Чүпрәле районы да бу юнәлештә бик күп эшләр башкара. Бер генә хәрби хезмәткәр дә, аларның гаиләләләре дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, -диде Юрий Камалтынов.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары тулаем республика буенча социаль-икътисадый үсешкә дә тукталды. Күп санлы санкцияләргә карамастан, барлык федераль һәм республика программаларының эшләвен һәм агымдагы елда да эшләячәген әйтте.
Ул шулай ук агымдагы елга төп бурычларны билгеләде.
—Чүпрәле районы Татарстан Республикасы икътисады үсешенә мөһим өлеш кертә, — дип билгеләде Юрий Камалтынов. — Районда авыл хуҗалыгы үсә, инвестицияләр җәлеп ителә, сөт саву буенча күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүе күзәтелә, үзмәшгульләр саны арта, кече бизнес җайга салынган — боларның барысы да мактауга лаек. Әмма, районда барлык резервлар да кулланылмый. Әйтик, районга яңа инвестор килгән. ООО «Цильна» җәмгыяте уңышлы эшли.. Ләкин башкаларның да әйбәт эшләве зарури. Уңышка ирешү юллары барланган, хәзер аны үстерергә кирәк. Яшьләр яхшы хезмәт хакы, тотрыклы эш урыны, яшәргә урыны булган территорияләргә тартыла. Чүпрәле районының да үсүен телим, — дип йомгаклады чыгышын Юрий Камалтынов.
Чара ахырында алдынгыларны тантаналы бүләкләү булды.
Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен хезмәт ветераны Фәтхуллов Рәшит Насыйбулла улы «ТАССР төзелүгә - 100 ел» медале белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чүпрәле муниципаль районының ҖЧҖ «Фламинго» директоры Низамов Альфред Альбертовичка «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» мактаулы исеме Чүпрәле район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясе лаборанты Хубахова Галина Владимировнага бирелде.
Хәйрия эшчәнлегенә уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштырган, мөһим республика социаль программаларын хәл итүдә актив катнашкан өчен «Ел хәйриячесе» номинациясендә 2023 Ел лидеры республика конкурсында җиңүче Дипломын «Цильна»ҖЧҖ директоры Гафуров Барис Аппау улына тапшырдылар.
Авыл хуҗалыгы җитештерү тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге консультанты Кузьмина Наталия Владимировна бүләкләнде.
Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә керткән зур өлеше һәм халык сәламәтлеген саклау буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән участок табиб — терапевты, «Чүпрәле үзәк район хастаханәсе» ДАССОның терапия бүлеге мөдире Хөснетдинов Илгизәр Рөстәм улы бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 14 нче бүлеге өлкән казначее Зартдинова Рәсимә Җәүдәт кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Элмәле авыл клубы филиалы мөдире Родионова Вера Петровна бүләкләнде.
Чүпрәле муниципаль районы Советы карары белән Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины " исеме
- Сәламәтлек саклау тармагының хезмәт ветераны Бакиров Рөстәм Сәйфулла улына,
- Мәдәният һәм мәгариф тармагы ветераны Сердцева Людмила Петровнага бирелде.
Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулуга багышланган истәлекле медаль белән бүләкләнделәр:
- Хәкимов Газинур Хәбибулла улы - ҖЧҖ “БУА ЭЛЕВАТОР” генераль директоры;
- Галләмова Гелсирә Насыйх кызы - җирле үзидарә органнары тармагы ветераны;
- Еремеева Елизавета Васильевна - пенсионер, күп балалы әни;
- Николаев Валерий Михайлович - пенсионер, «Сельхозтехника» район бүлеге ветераны.
Намуслы хезмәте һәм Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Клементьева Наталия Николаевна, Алешкин-Саплык авыл мәдәният йорты мөдире, күп балалы - 6 бала әнисе.
Сөләйманов Альберт Рифкать улы, ФОРПОСТ җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формалаштыру үзәге директоры, сугыш хәрәкәтләре ветераны.
Максатчанлык, җиңүгә омтылыш, ныклы характер, батырлык һәм спортта зур казанышлары өчен «2023 елда Чүпрәле муниципаль районының иң яхшы спортчысы» Дипломын республиканың тугыз тапкыр чемпионы, җиде тапкыр бронза призер, Россия чемпионатының көмеш призеры, Европа чемпионатының бронза призеры һәм армрестлинг буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры, терәк-хәрәкәт эшчәнлеге зарарланган кешеләр арасында чаңгы узышлары буенча өч тапкыр республика чемпионы Мускатинов Петр Николаевичка тапшырдылар.
«Россия Федерациясе гражданнарын арзан уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында торак урыны сатып алуга социаль түләү алу хокукы таныклыгы 3 кешедән торган Ситдиковлар гаиләсенә тапшырылды. Хәзерге вакытта гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасында.
«Идел аръягы зонасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, предприятиеләр һәм оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм оештыру республика конкурсы Дипломы белән II урынны алган Чүпрәле муниципаль районы бүләкләнде.
«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркеме буенча торак пунктларда Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә II урынны алган Кече Чынлы авыл җирлеге бүләкләнде.