Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән 2024 елның 22 февралендә 00 сәгатьтән 10 сәгатьткә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

22 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән һава температурасының -25...-29˚кадәр түбәнәюе көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, кирәк булмаса урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.

Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез –катламнар арасынлагы һава җылылыкны саклый; йон носки киегез – ул дымны сеңдерә, аякларны коры тота. Җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәт мөһим.

Көчле салкыннарда еракка йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре, автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан төзексезлек кискен арта. Машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыгын истә тотарга кирәк: сезон буенча киенергә, җылы өс һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булдырырга,  мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.

Начар шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә, тигез хәрәкәт итәргә, кискен маневрлар ясамаска, узышулардан  баш тартырга

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез.

Мөмкин булса, ерак юлларга чыгудан баш тартыгыз.

Туңганда беренче ярдәм:

Әгәр дә артык өшегән булсагыз -тиешенчә җылыныгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә туңу булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, җиңелчә яки көчле туңу булганда нәрсә эшләргә?

- Зыян күрүчене яңадан чишендереп киендерегез һәм аны җылы җәймәгә һәм одеялларга төрегез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмагыз!

- Җылы суда тотыгыз, су температурасы 40-42 градус  булырга тиеш,  әгәр термометр булмаса, терсәкне  суга тыгып температураны билгеләгез. Терсәгегез пешмәсә - температура дөрес. Туңган  урынны суга тыгыгыз һәм тире алсу төскә кергәнче һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Зыян күргән участок савыт-саба стенасына бәрелергә  тиеш түгел. Әгәр дә йөзегез яки колакларыгыз туңса, йомшак тукыма белән җылы компресс куегыз (суга батырыгыз һәм сыгыгыз).

- Киптерегез һәм төрегез.Ззарарланган урынны чиста матдә белән урагыз. Әгәр бу аяк яки кул икән, һәр бармакны урарга яки мамык тампоннарны бармаклар арасына куярга кирәк, шул рәвешле, участокны киптерергә. Инфекция зарарланган тире аша үтеп кермәскә тиеш.

- Җитәрлек күләмдә, алькогольдән башка, җылы эчемлекләр эчерегез.  Бу нормаль тән температурасын тотарга  һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International