Мастикадан торт өчен фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Чүпрәле тармак технологияләре техникумында 20 февральдә Баеш һәм Иске Чокал мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла.
Техникум директоры укучыларга студентларны әзерләүче белгечлекләр, киләчәктә эшкә урнашу перспективалары турында сөйләде, уку йортының белем бирү һәм дәрестән тыш программасы белән таныштырды. Тугызынчы сыйныф укучылары сораулар бирделәр һәм сөйләшүдә теләп катнаштылар. Һөнәри юнәлешле әңгәмә презентация күрсәтү белән үрелеп барды.
Бүгенге очрашуның үзенчәлеге булып техникум студентларыннан мастикадан торт өчен фигуралар ясау буенча мастер-класс булды.